Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 46
I. Җырым булсын бүләгем
Куш алмагач
ОглавлениеКуш алмагачны
Икәү утырттык
шушы бакчага.
Икәү су сиптек,
Кояш чыкса да,
кояш батса да.
Син киттең инде…
Аерылып синнән,
мин ялгыз калдым.
Сагынган саен,
Куш алмагачка
карап юандым.
Тиздән кып-кызыл
Алмалар бирер
куш алмагачым.
Ул алмаларны
Кем белән җыйыйм
син булмагачтын?!
Куш алмагачым
Шаулап утыра
моңсу бакчада,
Мин көтәм сине,
Кояш чыкса да,
кояш батса да.
Мин беләм, тиздән
Кайтырсың, җаным,
алмагачыңа!
Икәү чыгарбыз
Шат улың белән
синең каршыңа.
Куш алмагачның
Чәчәге төсле
сөйкемле бит ул.
Куш алмагачның
Пешкән алмасы
шикелле бит ул.
Куш алмагачның
Төбендә икәү,
шушы бакчада
Көтәбез сине,
Кояш чыкса да,
кояш батса да.
Мин беләм, тиздән
Кайтырсың, җаным,
алмагачыңа!
Куш алмагачта
Сине сагынып,
алмаң каршылар.
1937