Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 45

I. Җырым булсын бүләгем
Сөю җыры

Оглавление

Таң җилләре, исегез

          таң сызылганда,

Аңар сәлам әйтегез

          Чулпан туганда.

Таң шикелле сөйкемле

          йөзенә карагыз,

Кара урман шикелле

          чәчен тарагыз.

Белсә иде ул ничек

          сагынганымны!..

Бер карашы көченнән

          кабынганымны!..

Күңелле соң сөелеп,

          сөеп яшәве.

Без бәхетле шат илнең

          дәртле яшьләре.

Таң җилләре, исегез

          таң сызылганда.

Аңар сәлам илтегез

          Чулпан туганда.


Май, 1937

Сайланма әсәрләр

Подняться наверх