Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 48
I. Җырым булсын бүләгем
Яңгыр
ОглавлениеКояш качты болыт артына,
Болыт үсте һаман акрынлап.
Таулар күксел томан эчендә,
Яңгыр килә инде якынлап.
Үләннәрне капшап, җил исте,
Шадраланды кинәт күл өсте.
Күл буена үскән камышлар,
Кочаклашып, пыш-пыш үбеште.
Яшен яшьнәп куйды кинәттән,
Тамчы тамды йөзгә сирәкләп.
Килеп җитте болыт, шуннан соң
Коеп салды яңгыр чиләкләп.
Кыр тын алды көлеп, иркенләп;
Ерганаклар – күк тау битендә.
Тамчыларны йотып, кинәнеп,
Җем-җем килә зәңгәр җитеннәр.
Яңгыр китте, озак тормады,
Җирдән сөйрәп күксел томанын.
Ул ашыкты нәүбәт буенча
Сугарырга күрше кырларны.
Кояш чыкты болыт артыннан,
Көн аязды шуннан акрынлап.
Шатлык сыймый минем йөрәккә,
Бу табигать бигрәк матур ла!..
Безнең тормыш шундый ирекле,
Шатлыклы һәм матур түгелме?
Яңгыр алды төсле өметле,
Яңгыр арты төсле күңелле!
1937