Читать книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова - Страница 13
Повестьлар
КЫРГЫЙ
4
ОглавлениеКүзе-башы җимерелгән ир аны ишектән кергәндә үк чәйнәп атты:
– Төн ката кайда себерелдең, эт сыңары? Мин төрмәдә чакта гүпчим тугарылдыңмы әллә? Буып күлгә батырасы әнчек!
– Печәнлектә йокладым, – диде Идриснең кесәсеннән пычак тартып чыгаруын күреп өне алынган хатын. И Раббым, Фирдәвесне ире Сәгыйт баскыч төбендә суеп ташлаган иде бит… Классташ Фирдәвесне… Туганыннан көнләшеп… Бу да… имансыз… Кычкырырга да өлгермәссең… Күрше-күлән дә ишетмәс… – Берүзем йокладым, – диде аркасына тир бәргән Җәмилә. – Берүзем, ялгызым…
– Берүзең түгел, черегән ми! Сыер белән, – диде Идрис, пычагын кире кесәсенә шудырып. – Сиңа кем карасын?! Катыкка буяп ыргытсаң, ни ач эт тә яламас. Мин ир исе иснәтмәсәм, бөрешеп картаер идең. Хәер, тукта, тукта, кичәгенәк күземә матур сымак күрендең. Ну-ка, бырат! – Карачкы күзләре белән аңа кадалды. Авызы колагына хәтле ерылды. – Минсез яшәү килешкән димме. Тәнеңә ит кунган димме. Гәүдәңнең сылулыклары дим, ә, карчык? Йә, кил әле.
Җәмилә аны кулы белән этәрде:
– Капкада кеше бар!
Качкын, йомран кебек, җитез генә «оясы»на чумды.
Капка белән җил генә шаяртып уйный иде. Хатын иркен сулады һәм, идәнгә иелә төшеп:
– Синең капчыгыңда нәмәстә ул? – дип сорады.
– Тимер-томыр, – диде астагы тавыш.
– Алтын-мазар түгелмени?
– Күп белсәң, тиз картаерсың.
– Анда район складын басканнар. Милисә җир бетереп каракларны эзли.
Күзләре акайган Идрис атылып өскә чыкты:
– Милисә авыллардан эзлиме?
– Китәр идең төрмәңә, – диде хатын. – Срогыңның яртысын уздырдың. Аннан чыккач та Карасуга кайтмас идең. Монда сине өнәмиләр, һаман нәфрәтләнәләр. Хатын кыйнап та авылдашлардан яраттырып яшәп буладыр, әмма дә уртак малына тиюне кичерми шул халык. Син бит артык зур җинаять кылдың: колхозны коры казыкка калдырдың.
– Авызыңны җәлпәйтеп ир тиргәмәсәнә, хайван тизәге! Милисә өй борынча иснәнәме?
– Безнең авылга җитмәделәр әле.
Ир астан юеш капчыгын сөйрәп чыгарды.
– Базыңда бәрәңге шыгрыммы?
– Җәй уртасында нинди бәрәңге ди. Егерме чиләк чамасыдыр. – Җәмилә серле капчыктан күзен алмады. Күңел нәрсәдер сизенгән кебек иде. – Син бит төнлә, алтын, дидең.
– Тимер дим, аңгыра. Базың сарайдамы? Милисә тикшергәнче, шунда ятармын. Әйдә, пока мин урнашканчы, капкаңны биклә. Ну, живо! Бүген печәнлектә сыер белән йокламассың. Мин дә менәрмен җылытырга. Аркага арка терәшербез, корсакка – корсак. Ха-ха, Җәмлә. Катын-кыз тансыклатты, шайтан! Ха-ха!
«Үлсәм дә бирелмим», – диде хатын күңеленнән генә. Уен шул килеш йомып эчтә генә сакларга да бит! Их бу сөяксез телне!
– Сагынсаң, Әсмабикәңне чакыр, – диде ул, ишек яңагына терәлеп. Йөрәкнең ачудан шашынып тибүе тәмам хәлне алган иде.
Идрис, якын ук килеп, бүлтәйгән корсагын терәп басты. Мыскыллап:
– Тәнең ир теләмимени? Әсмага бирмәс өчен утка баскан көннәрең хәтер иләгеңнән иләнгән, ахры, түтикәй, – диде. – Бик назланып маташсаң, ектым салдым идәнгә дә… Нишләтсәм дә, үз катыным!
– Син Әсмабикәдән чыгып киткән кеше, – дип ыңгырашты хатын. – Әсмабикәдән…
– Ну, тирес, тәки сүз көрәштерәсең! Ябасыңмы-юкмы капкаңны?! Урнаштырасыңмы иреңне аулак җиргә?!
Үз йортында кабат күндәм колга әверелгән Җәмилә базга юрган-ястык ташыды. Ир соңыннан кисәтте:
– Мин кушканнарны үтә, карышма, ул вакытта без килешеп яшәрбез, – диде, теш ыржайтты. Ул хатыннан канәгать иде. Үз кубызында биетә ич, ник ыржаймасын!
Баз капкачын салам белән каплагач, Җәмилә Садыйкларга ашыкты. Нәрсә булса да белеп, ачыклап кайтырга кирәк иде.
Зөлфия уңайсызланып кына түргә әйдәде:
– Уз, Җәмилә. Өем азган-тузган, гаеп итмә. Кайгылы көннәребез әле. Олы апа кызының киявен үтергәннәр, район складын саклый иде. Үтереп, хөкүмәт алтынын талаганнар! Шуны күмешеп, җыештырышып кайтып кына кердем. Оланнар да урамда, күңелләрендә уен гына, идән дә себермәгәннәр.
– Сөйләгәннәр ие шул, складны басканнар, дип. Мескенем, киявегез булып чыккан икән.
– Ватып-җимереп тә мәшәкатьләнмәгәннәр, ди, кыз. Сафа мәрхүм үзе ачкан, ди. И әрәм дә соң! Яшьли китте. Елап үлә инде хатыны. Үземнең дә елый-елый башым түнде.
– Кемнәр икән, хәбәр юкмы?
– Бер Аллада күз, Җәмлә! Үзең ни бетереп йөрисең?
– Бетереп дип… Мәйтәм, барыйм әле, Садыйк язамы икән? Идрис нәстә икән?
– Хатлары сирәгәйде, икесе дә бергә инде, бергә. Күңелеңә авыр алма, Садыйгымның башын Идрис кенә ашады. Идрис өркетеп яндыртты атларны, безнең юаш мәхлук ни чарадан бичара иярде аңа.
– Ник авырга алыйм, Зөлфия?!
– Аен елга чутлыйм, кыз. Ялгыз башка тормыш арбасын тәгәрәтүе кыен. Каралты-кура искерде, этсәң – аварга тора, өй нигезләре дә черегән. Кайтса дим, сипләр, төзәтер иде.
«Димәк, Садыйк юк, – дип нәтиҗә ясады Җәмилә. – Әгәр ул өйдә качып ятса, Зөлфия җәелеп сөйләшмәс, курку-шом йөзенә бәреп чыгар иде. Бала-чагалы йортта сер саклыйм димә инде. Шуңа күрә Садыйк урманда сураядыр әле. Бигрәк башсыз бу ир-ат халкы. Күпкә түзгәнне, азга түзсәләр, диң. Менә тотсалар, тагын срок өстәп, төрмәгә тыгарлар. Урман озак асрамас, аның да күзе-теле бар».
– Үпкәләмә, кыз, Идрис ай-һай холыксыз иде. Тәнеңнән кара бетмәде, гел йодрык ашатты. Әсмабикәгә йортка кереп тә йөрәгеңә тиде. Шундый кешене дә ир саныйсың тәки, ә? Төкер бәбәгенә! Имештер, милисә Җәббар сиңа күз атып йөри. Шәрбәннән бит ул, Сафин Рәис абзый малае. Зерә тәртипле аның балалары.
– Гайбәт, – диде Җәмилә, чәч төпләренә хәтле кызарып. – Иптәш Сафин кибет хәлләрен белешүдән ары узмый. Ир хатыны янында ни калган ди аңа. Минем бит ирем үлмәгән, исән-сау, Зөлфия. Кеше ышандырма сөйләп.
– И кыз, кеше төрткәнне төртәм, бер дә башымнан чыгарган түгел. Үз җаеңны үзең кара тагы.
Үз җаен үзе карап яши торган хатын булса, базга төшереп хәсрәт япмас иде Җәмилә. Яңгырлы төндә үк аңардан арына ала иде ул. Җебегән!
Җан-тән арып-талып кичкә керде. Идриснең печәнлеккә чакыра-чакыра янавы әле дә йөрәкне чемердәтә иде, ләкин Җәмилә чыкмады. Утын сүндерде, тәрәз-ишекләрен бикләп, карават кырыена балта куеп йокларга ятты. Аның йорты олы юлдан ярты чакрым иде. Узган-барган машина тавышларына колак салды. Җәббар авылга соң кайта. Аның мотоциклы тонык кына гөрелди иде. Мең тавыш арасыннан аера иде аны хатын.
«Сагынам, – диде Җәмилә, бөртек-бөртек яшьләре, яңагын чылатып, изүенә тамды. – Үлеп-үлеп сагынам. Ничек сагынганымны әле генә аңладым. Әллә йөрәк аерылулар сизә микән? Бигрәк сулкылдап тибә».
Җәббар – өйләнмәгән егет, Җәмилә – кияүдәге хатын… Коесында суы да кипкән. Тәне дә үлгән. Бар наз-сөюе, хатын-кызга гына хас йомшаклыгы-нәфислеге Идриснең тупас йодрыгына эләгеп җуелган. Бәгырь каткан, тупасланган. Ул инде дөньяда ярату дигән нәрсәнең барлыгына да ышанмый. Ир затының яратып тәненә кагылуы, назлап-иркәләп эндәшүе, яндырып иреннәрдән үбүе хәзер аңа бер кыргыйлык кына булып тоела. Җәббарга тиңмени мондый хатын?! Янган, көйгән, сүнгән, хиссез хатын! Бу сагыш каян бәреп чыкты соң әле? Сүнгән җаннар да берзаман дөрләп кабынырга сәләтлеме? Күрәсең, күрәсең… Нигә мин үз-үземнән яшерәм, нигә үземне алдарга тырышам: яратам бит Җәббарны, яратам! Ник һаман Идрисне ирем дип тәкрарлыйм: юк, ул ирем түгел, ул – үткәннәрнең кара шәүләсе генә. Башыма төшкән утлы таш, бәгыремә кадалган шырпы һәм гомерлек бәхетсезлегем дә ул – имансыз Фәхретдин оныгы.
…Иң моңсу җәй киче иде бугай. Хәтердә шулай калган. Фермадан кайтса, караватта бөкре каенсеңел шыңшып утыра.
– Абый катыргы чумаданына күлмәк-ыштаннарын салды да китте, Әсмабикәгә кияүгә чыкты, ахры, килен апа.
– Кайчан китте?!
Бөкре тәрәзгә барып капланды.
– Әнә-ә тыкрыктан юырттыра, артыннан куган төсле. Кулында чумадан.
Җәмилә яланаяк урамга чыгып йөгерде. Әле соң түгел, куып тотып Идрисне кире борам, диде. Җилкенеп-ашкынып чапты. И тиле хатын! Сине ташлап качкан ир борыламы инде, нәкъ борын төбендә генә шап итеп көндәшенең капкасы ябылды, әмма ул, үҗәтләнеп, аны этеп ачты. Әсмабикә эчке күлмәктән генә ишегалдында йөри иде, алар башта чәчләре тузган, шашынган Җәмиләне күрмәделәр. Ир, чемоданын куеп, чыркылдаган мәгъшукасын кулына күтәрде, күтәргәндә ябык гәүдәсе сыгылып, чүгеп куйды: Әсмабикә авыр иде. Идрис мышный-мышный баскычтан менгәндә генә, Җәмилә җан ачысы белән кычкырып җибәрде:
– Идри-ис!
Ир, каушап, Әсмабикәсен аягына бастырды. Шунда гына шашкан хатынын абайлады.
– Син икән, тәре бугаз. Яхшы чакта ычкын! Мин Әсмага йортка кердем. Кире кайт!
– Җүнле ир хатын эзләп йортка керми. Әйдә, кайт, хур итмә башларымны. – Җәмилә чемоданга барып ябышты. Әйтерсең чемоданга ире һичшиксез иярәчәк иде.
– Ычкын, диләр, Җәмлә!
– Колагыңа мамык тыктыңмы әллә, аңгыра, – дип, үрдәк кебек чайкалып, баскычтан сөяркә дә төште. – Идрискәем белән без яшьли сөештек. Кыз кешегә өйләнәм дип, әзрәк кәпрәясе килеп кенә сине алганые, чүт кенә кыз кеше белән яшәсен дип биргәнием аны. Җитәр, яшәдең, инде минем чират.
Боларны куркыныч төш кенә дип уйлап, яшь хатын ботын чеметте, чеметкән җир авырта иде.
– Идрис, акылдан язма! – Җәмилә иренең аягына егылып, тезләреннән кочып ялына-ялвара башлады. – Кайт, җаным, зинһарлап сорыйм, кайт. Колың булырмын, төнге шәүләң булырмын. Бер алларыңа, бер артларыңа төшеп кадерләрмен. Син минем хәләл ирем ләбаса!
– Тай моннан! – Идрис аны тибеп очырды да чемодан белән бар көченә китереп сукты. Катыргы тартманың биге ычкынып, җиргә күлмәк-ыштан, акча һәм… Җәмиләнең кыз чактагы алка-беләзекләре, муенсалары сибелде. Җебе шартлап өзелгән кызыл муенсаның вак-вак төймәләре тузанлы чирәм арасына тәгәрәште.
Катты да калды яшь хатын, маңгае тишелеп, кан агуын да сизмәде. Болай тетрәнгәне юк иде әле аның.
– Миңа, миңа! Идрис бүләге, кияү бүләге, – дип, Әсмабикә, мүкәли-үрмәли, төймә-беләзекләрне җыярга кереште.
Җәмилә, аңына килгәндә, бакча коймаларына тотына-тотына тыкрыктан кайтып бара иде. Ул өйгә кермәде, аңгы-миңге хәлдә, томан эчендә йөзеп, кыр ягына таба атлады. Кайнар йөзенә кичке тымызык җил бәрелде, әз генә айныта башлады. Тик күз алдында һаман җиргә сибелгән төймәләр тәгәрәшә, һәр төймә әйтерсең әрнүле күз яшенә манчылган.
Олы юл кырыена чүмәшкән хатын битен каплап калтырый-калтырый елады. Маңгаеннан агып төшеп, ике каш арасында укмашкан кан, яшь белән чыланып, бөтен йөзен буяды. «И изге Аллам! – диде ул. – И изге Аллам!» Бүтән сүз әйтә алмады. Аннан, торып, юл буйлап китте. Нәкъ шушы сәгатьләрдә райүзәктән Җәббар Сафин кайтырга тиеш. Нигә аңа табан каршы бара соң ул? Әйе, киңәш сорарга уйлый. «Ирем бүтән хатын белән яши, безгә законлы аерылырга кирәк, гаризаны кемгә илтим?» – дияр. Хәер, кемгә илтәсен үзе дә белә инде… Ярар, башка сәбәп табар. Мәсәлән, йорт-җир турында. Җәмиләнең нигезе тузган, ызбасы ишелгән, бер келәт кенә таза-сау. «Идриснең йортыннан кусалар, кая барыйм?» – дияр. Юк, алай да димәс! Берничек тә димәс. Аңа хәзер сорау да, киңәш тә кирәкми, аңа хәзер Җәббарның, көлеп-елмаеп: «Исәнме, Җәмлү-Җәмилә?!» – дип эндәшүе генә кирәк. Кил, диде ич, ярдәм кирәксә тартынма, диде. Менә килә, үзе каршы килә…
Узган-барган шофёрлар кычкыртып үтте. Туктарга йөрәкләре җитмәде бугай, яланаяклы хатынның йөз-кыяфәте имәнгеч иде.
Ул ерактан ук нокта хәтле генә күренгән мотоциклны шәйләде. Нокта, зурайган саен зураеп, аңа якынлаша иде.
Җәббар нигәдер гаҗәпләнмәде. Әйтерсең аны башта ук кисәткәннәр: юлыңда сине шашкан тиле хатын көтә, дигәннәр. Сорашмады-төпченмәде ир, Җәмиләне, җайлап кына биленнән күтәреп, мотоцикл бишегенә утыртты һәм чакрым ераклыктагы Сөлчә елгасына борылды. Анда да сүз катмады, култыклап, су кырыена илтте, башын идереп, канлы йөзен юды, кулъяулык белән йомшак кына сөртте. Җәмилә, җансыз курчак кебек, кая бөксәләр, шунда бөгелде, кая борсалар, шунда карады. Ул фани дөнья кешесе түгел иде.
Юып-җыеп тәртипкә китергәч, Җәббар аның бәләкәй кулын учына кысты:
– Йә, исәнме, Җәмлү-Җәмилә?! Яраң сызламыймы?
– Зинһар, сорама, ни булды, дип тә… Китте инде…
– Каты хушлашкан икән.
– Үзем гаепле, иптәш Сафин. Жалу бирмим.
Хатын кулын тартып алды, иелеп, яр өстен чуарлаган бака яфрагын өзгәләргә кереште. Өзде дә, вак-вак тураклап, суга ыргытты.
– Йә, тынычлан, – диде Җәббар, аны бу шөгыленнән туктатып. – Суга кара. Су синең ярсуыңны басар. Теләсәң, учак ягабыз. Төнге учак бик серле ул. Күктәге йолдыз саен бер чаткы чәчри. Җирнең матурлыгын күк шулай үзенә суыра икән. Син, Җәмилә, сак бул: күз нурыңны йолдызлар урламасын.
– Яшь кызларга сөйлисе сүзләреңне миңа әрәм итмә, иптәш Сафин.
– Җәмилә дим, акыллым, без конторда җыелышта утырмыйбыз бит. Иптәш диюеңне ташла әле.
– Ә син алай китап сүзе сөйләмә. Милисә башың белән.
– Китапта моннан да шәбрәк язалар, Җәмилә.
– Әкият сырлыйлар, булмаганны язалар, – дип кайнарланып бәхәсләште хатын.
– Синең соң яратканың бармы? – Җәббар сак кына аның иңбашларына кагылды.
Җәмилә, өркеп, читкә тайпылды.
– Нәмәрсәгә ул миңа сөю-яратышу?! Нәмәрсәгә?! Май кебек ипигә сыламыйлар аны, – диде ул, баягыдан да битәр кызып.
Ник бу егет Җәмиләне котырта әле? Чыкты инде, чыкты, яратам дип Идрискә чыкты. Яратам дип, маңгай тиштерә-тиштерә яшәргә тырышты, яратам дип, түбәнлеккә төшә-төшә, Әсмабикәдән ир теләнергә чапты. Яратам, имеш! Ниндидер җүләр уйлап тапкан аны. Баксаң, мәхәббәт юк һәм булмаячак та.
– Син җавап бирмәдең, Җәмилә? – дип ашыктырды Җәббар.
– Авыл хатыннары авыз тутырып мәхәббәт турында сөйләшми, иптәш Сафин. Беткәнмени сүз. Сыерың, бозавың ничә, каз-тавык йомырка саламы, дип, тормыш хәлләрен сораш. Мин шуларны гына беләм. – Һәм ул каш астыннан гына егеткә карады. Җәббарның күзләре күл кебек тирән иде. Хатын, сихерләнгәндәй, тагын карады, тагын… Гаҗәп, анда аның моңсу сурәте чайкала иде. «Мәхәббәт дигәннәре, чынлап та, була микән?» – дип уйлады Җәмилә. Кинәт аның да, Җәббарга кушылып, матур-матур сүзләр сөйлисе, онытылып көләсе-шаярасы килде. Эчтә дәрт тә кузгалды. Их! Яр тутырып учак ягасы да шул учакларга төшеп үзең дә янасы иде!
– Җан җылымлы син, кызкай, – диде ир, хыялга чумып рәхәткә тарыган хатынның кулын сыйпап.
Җәмилә дерелдәп куйды. Йөзенә тагын баягы кырыслыгы кайтып, бәгыренә таш укмашты. Ул янә элеккеге куркак, мескен, агач Җәмиләгә әверелде.
– Кармак салма, барыбер балык чиертми, иптәш Сафин.
– Менә күңелең ачыла. Шаярта башладың.
– Мин шаяртмыйм, үземне балык түгел дим.
– Беләм, син бер кыргый чибәр.
– Көл, көл, иптәш Сафин. Ул кыргыйга ни әйтсәң дә ярый. Аннан дусларыңа, Идрис хатыны белән су буенда чуерташ атышып уйнадык, дип мактанырсың. Сез, ирләр, барыгыз бер чыбыктан сөрелгән.
Җәббар авыр сулады, читкәрәк китеп басты.
– Нык ялгышасың, Җәмлү-Җәмилә, – диде. – Мине аерым чыбыктан сөргәннәр. Туңасың, ахрысы. Әйдә, учак кабызыйк. Мин хәзер, әнә теге әрәмәлектән коры-сары гына җыеп киләм.
Сафин әрәмәлеккә юнәлде, ә Җәмилә авылга шылды.
Бичара каенсеңел һаман шыңшый иде. Аңа юату сүзе әйтергә дә онытып, хатын көзгегә атылды. «Кыргый чибәр», – диде Җәббар. Хакмы бу? Кайда аның ул чибәрлеге? Кайда?! Булганын да Идрис аяк астына салып таптады ич. Бу күзләрдә нинди нур калсын ди! Тум-тулы хәсрәттән битәр анда чуртым да юк. Ак йөзе дә, йодрык ашый-ашый, күгелҗем таплар белән бизәлгән.
Ул өстеннән күлмәген йолкып атты. Елаудан туктап янына килеп баскан каенсеңел анадан тума калган киленгә шаккатып карап торгач, үзе дә ашыгып чишенә башлады. Ни акыллы, ни тиле икәүләшеп көзгедә чагылган шәрә сыннарын күзәтте.
– Мин матурмы, Зәмзәмия? Әллә Әсмабикәме?
– Син матуррак, килен апа.
– Матур булсам, абыең ташламас иде әле, – дип, балалар кебек үпкәләп, авыз турсайтты Җәмилә.
– Бүрттергән борчак аша, килен апа, эчең зураер. Әсмабикәнеке төсле. Абый симезләрне ярата, – диде бөкре, шатыр-шотыр корсагын кашып.
– И Ходаем, бәндәңне җәзалыйм дисәң, акылын ал, – диде хатын. – Киен, Зәмзәмия.
…Иртәгесен ул төенчеген кыстырып кәнсәләргә – Мөхәммәтшин янына китте.
– Укырга барырмын, ахры, Мөхәммәтшин абый.
– Бүген үк түгел әле, сеңлем. Көзгә генә. Ник сорамый җыендың? – диде рәис, төенчеккә ымлап.
– Аерылып кайтыш, – диде хатын, еламас өчен дерелдәгән иреннәрен тешләп.
– Куып чыгардымы?
– Үзе Әсмабикәгә күчте.
– Әсмага?! – Мөхәммәтшин, өстәлне чөеп атардай булып ярсып, урындыгыннан купты. – Кайчан?! Кичә?! Ну, маңка малай. Башын, өзеп, ыштан кесәсенә тыкмасаммы!
– Әсмабикә барыгызны да тилертә икән, Мөхәммәтшин абзый. Кайсы төше генә кызыктыра соң шул хатынның?
– Чү, сеңлем, шаулама. Кем әйтә барыбызны да дип?
– Идрис белән аның өчен генә чәкәләшәсез инде, Мөхәммәтшин абзый.
Котырган үгез кебек борын тишекләрен киңәйтеп пошкыра-пошкыра ишекле-түрле йөренгән рәис:
– Син дә бер ир тота белмәдең, җебегән, – диде. – Нәстә, ирләрнең көйләү-җайлау төймәсенә басалмыйсыңмы? Оешмаган шул сез, татар хатыннары. Көнозын лап-лоп чабып арыйсыз да хәлдән таеп ирегез янына түңкәясез. Сезгә идән дә өч тапкыр юылсын, аш та өч пешерелсен. Марҗа алай итми. Атнага бер кәбестә шулпасы кайната да, бизәнеп-ясанып, черт-черт сагыз чәйнәп, эскәмиядә утыра. Төнлә сезнең төсле иренә арт бәлешен куеп йокламый, юха елан рәвешендә шуышып, ир кочагына керә. «Милый» ди, «любимый» ди. Шундый ул хәйләкәр марҗа. Ә сез көндез иргә: «Идән юган, аягыңны сал», төнлә: «Кит әле, хайван, арыдым, йокларга ирек бир», – дип кенә акырасыз.
– Ярар, Мөхәммәтшин абзый, марҗа булып булмады, бигайбә. Колхоз өй тергезергә булышмас микән? Үзем укырга киткәләгәнче, урманнан агачын кисеп ташыйсы иде.
– Сиңа әллә ни зур ызба кирәкмәс, булышырбыз.
– Миңа зур кирәк, Мөхәммәтшин абзый. Клуб хәтле.
– Менә-менә, – дип, бармак белән төртте рәис. – Татар хатыннары искиткеч нәфесле. Үлә-үлә бирнә җыя, мал җыя. Хәзер йорт та сала башлады. Сал, сал. Ирең әзергә кайтыр. Барыбер Әсма белән яшәтмим, дуңгыз колагын!