Читать книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова - Страница 7
Повестьлар
АЛАН УРТАСЫНДА ЯЛГЫЗ ЙОРТ
7
ОглавлениеХушлашырга да өлгермәде Әнәс, җанында мөлдерәп чайпалган сүзләрен әйтә дә алмады – поезд ажгырып Казанга килеп керде. Перрондагы халык, күгәрченнәр сыман, вагоннарга сибелде. Колга буйлы адәмне вагон тәрәзәсеннән үк күреп алды Җаббаров. Рамил, кеше диңгезен ера-ера, алар утырган вагонга табан йөгерә иде.
«Туктама, поезд, туктама, – дип, тизлекне арттырмакчы булды Әнәс. – Минем бәхетем стансасы арырак әле! Бу минем ачы язмышым тукталышы гына! Син аны йөгереп узарга тиеш идең, аерылышулар поезды!»
Әлфия дә ирен таныды. Таныды да, сискәнеп, Әнәскә борылды. Шул мәлне халык өере аны, тамбурга табан кысрыклап, урамга әйдәде. Күз йомган арада яшь хатын иренең кочагында иде инде. Рамил хатынын үбеп алганда, Әнәс, ялт кына читкә тайпылып, кешеләр арасына кереп буталды, ләкин ул бар омтылышы белән Әлфия тирәсендә иде. Әнә алар култыклашып перроннан төштеләр дә ашыкмый гына кара «Волга» янына килделәр. Колга буй, җайсыз бөгелеп, машина ишеген ачты һәм куллары белән ишарәләп ашыктыра башлады. Әлфия, кисәк айныган төсле, каерылып артына карый-карый, Әнәсне эзләде. Аның күзенә төенчек-сумкалар күтәргән уннарча кеше чалынып уза, тик ул барлаган кеше генә күренми, чупылдап суга төшкән балдак сыман югалган иде. Юк, юк, Җаббаров югалмаган, ул баскан җирендә кадакланган, аякларын кузгата алмый басып тора. Югыйсә як-якка аерылган юллар кабат тоташыр иде дә, язмышлар сүзсез генә хәл ителер иде. Мондый икеле-микеле чакларда адәм баласына коры теләк кенә җитәме соң?! Теләктән тыш кодрәт тә булырга тиеш түгелме?
Әнәсне калдырып, «Волга» алга ыргылды. Тәгәрмәч астыннан пырылдаган кар тузаны, соңгы сәлам булып, Әлфиянең эзләренә ятты…
Йөрәкнең бер читендә чеметем генә өмет уты пыскыды. «Очрашырлар әле. Юллары кисешер. Болай гына, вакытлыча гына аерылышу бит бу. Хисләр сынавы өчен бирелгән вакыт кына».