Читать книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова - Страница 5

Повестьлар
АЛАН УРТАСЫНДА ЯЛГЫЗ ЙОРТ
5

Оглавление

Кышкы урман һавасын тансыклап ерак юлга чыккан Җаббаров япа-ялгызы, боегып, каравылчы өендә утыра. Уйлары, агачыннан өзелгән алмалар сыман, анда тәгәри, монда тәгәри, тәгәрәгән саен чокырга мәтәлә шикелле. Әлфиядә нинди сагыш икән ул? Каян килгән моң аңарда? Нишләп ул Әнәснең юлына чыгып басты? Нишләп сүзсез генә инәлеп-инәлеп урманга барыйк ди? Әлфиягә үчләшеп кенә урманга бармады Җаббаров. Йөрсеннәр өчәүләшеп. Аңа монда да дөнья түгәрәк.

Каравылчы Шәрифҗан агайның беренче мәртәбә генә кунак төшерүе түгел икән, бар фантазиясен туплап, өен бизәгән: тәрәзә кашагасына хуш исләр аңкып торган чыршы ботаклары элгән. Ятак сымаграк эшләнгән сәкесенә аю тиресе җәйгән, иске көзгенең башына болан мөгезе беркетеп куйган.

Агай боларның барысыннан да канәгатьлек тоеп, чын хуҗаларча сөйләнә-сөйләнә мич ягып йөргәндә:

– Хәттин зур кайгың бармы соң, олан? Тегеләр күңел ача, син тәүлек буе корсагыңа май җыясың. Кил учак җылысына! – диде.

– Их, абзый кеше! Тегеләрнең шатлыгы хәттин ашкан. Ә минем – юк.

– Алай да кил әле учак каршына. Агачларның ничек янганын кара: усак күз яшьләрен агызып, имән черт-черт төкеренеп, каен җырлый-җырлый, өрәңге паш-пош килеп дөрли.

– Адәмнәр кебек аларның да үз холкы бар дисең инде?

Җаббаров иренеп кенә мич алдына барып тезләнде.

– Бар шул, олан.

– Урман белән генә җенләнеп син кешеләрне онытмадыңмы, яхшыдан яманны аера аласыңмы, агай? Бу тынлык сине туйдырмыймы?

– Кайсы соравыңа ни диим икән инде? Тынлык туйдырмый, анысы факт. Әгәр урманда бер генә яфрак та селкенми торган шомлы тынлык булса, мин гөрселдәтеп һавага атып җибәрәм. И, мин сиңа әйтим, кош-кортка җитә кала бу. Пыр тузыналар, җанкайлар.

Учактан сибелгән ут шәүләсе каравылчы картның яңакларында уйнаклый, аның күзләрендә дә каен утыны яна сыман.

– Кешеләргә элегрәк, яшь чактарак, үпкә саклый идем, хәзер юк, хәзер мин төптән исәплим. Ай-һай, булды инде күрмешләр!.. – Агай тиктомалдан гына көлеп куйды. – Булды, олан. Сугыш беткән елны мин колхоз персидәтеле идем. Өстән фәрман килеп төште: гөрләп үскән урманыбызны, тураклап, төзелеш кирәк-яракларына озатырга кирәк, имеш. Менә сиңа Хәтимә, мин тимимен, син тимә! Бер әйтелде, ике әйтелде, без халык белән каршы тордык. Ник дисәң, иң авыр сугыш елларында да күз карасы кебек сакладык без аны. Бирмәдек, вәссәлам. Райун үз эшчеләрен җибәргән иде, тегеләр ничек качарга белмәделәр. Качмаслар иде, бөтен авыл сәнәк күтәреп чыкты. Мине персидәтеллектән алып ыргыттылар. Менә монда инде авылдашлар прамах бирде, якламадылар. Эчтән янып-көйсәләр дә, якларга рәтләре юк иде. Картына-яшенә үпкәләп, авылдан чыгып тайдым. Аннары, чит җирләрдән туеп, кире кайттым. Кая барыйм мин, илемә-җиремә береккән кеше?

– Сине инде урманга баш итеп сайладылар, ә?

– Үзем теләмәсәм, берәү дә кыстамас иде. Аннан, кем өчен көрәшеп ат алган соң мин? Әгәренки ул чакта мине персидәтеллектән төшермәсәләр, урманны җир белән тигезлиселәр иде. Рәхмәт авылдашларга, корбан биреп, аны коткардылар. Персидәтелгә кеше табыла, ә менә урманың корыса, тиз генә үстерәм димә.

– Хәзер дә урманыңны кистермисеңме, агай?

– Кисәләр. Үзем төртеп күрсәткән агачларны.

– Һи, агай, син алпавыттан бер дә ким түгел икән!

– Алпавытлар беткәнгә азындыгыз инде сез! – Карт ачу белән мич эченә утын пүләне тондырды. Бии-бии янган учак хәлсезләнеп сүнеп киткәндәй булды. – Эте-бете хуҗа бит хәзер!

– Йә инде, агай, ачуланма, авыл моннан еракмы?

– Өч чакрым.

– Син җилтерәтеп кенә шуннан зәмзәм суы алып менмәссең микән? Кәефем начар минем, әзрәк эчсәм, күз алдындагы томан таралыр иде.

– Килешер микән, олан? Кыз-хатыныгыз ни дияр? Болай акыллы нәмәстә үзе. Пырламасмы?

– Мин аңа асыл җепләр белән бәйләнмәгән, борчылма, Шәрифҗан абзый. Адвокат кебек һаман төпченмә инде, бар!

– Миңа дисә, яшниге белән апкайтам. Син мичкә утынны өсти тор. Кая, акчаңны җүнәйтеп бир дә выжт мин.

Җаббаровка эчү мәсьәләсендә чама җебен югалтырга ярамый иде. Тап-таза, сау-сәламәт дип йөргәндә, аңардан йөрәк авыруы таптылар. Күрәсең, нәселдән-нәселгә күчеп, Әнәскә дә оялаган чир иде бу. Әтисе, мәрхүм, йөрәк белән дөньядан киткән кеше. Җаббаров шуңа күрә барлык саклану чараларын үтәп, билгеле рамкалардан читкә тайпылмыйча, төп-төгәл генә яшәргә өйрәнде. Мәҗлесләрдән аракы-фәлән эчмичә айнык кайта иде. Дус-иш сыйлаганда да шома гына котылып кала, тик үзенең йөрәк авыртуын дусларыннан гына түгел, хатыныннан да яшерә иде.

Бүген аның әз генә бушанасы, күңелендәге салкын ташлардан вакытлыча гына булса да котыласы килде. Карт, чынлап та, тиз әйләнеп кайтты.

Үзе белән татлы урман һавасы ияртеп, түргә узды да шешәләрне шапылдатып өстәлгә утыртты.

– Җитез дә инде син! – дип мактап алды Җаббаров.

– Рәхәтен күр!

Шешәләр янына стакан белән кабымлыклар тезелде. «Әллә шаярмаска микән? – дигән уй узды Әнәснең башыннан. – Алдын-артын карамыйча, кире шәһәргә сыпыртырга да бетте-китте. Аракыдан ни ямь дә, ни тәм инде. Юк, эчәм дигәч, эчәргә кирәк. Кызмача килеш Әлфияләр белән сөйләшүе җиңелрәк. Ул аларның йөзенә бәреп бернәрсә дә әйтә алмады бит әле. Җыр белән аның авызын томаладылар».

– Әйдә, агай, ике борынга җибәрик әле, – дип, Җаббаров, кырлы стаканнарны тутырып, аракы салды. – Эчик тә җырлашыйк бер.

Агышың, и агымсу, туп-тулы зар,

Синең ни хәсрәтең, ни моңнарың бар?


Кил, агай.

– Салмаганга бишбылтыр, кыстама. – Каравылчы карт чаштырдатып газета кисәге ертып алды да махра төрде һәм, күзләрен кыса-кыса, җан рәхәте тоеп тартып җибәрде. – Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, бер утырып тартсам, бар кайгым тарала. Күзең кара, кашың кара, үз җаеңны үзең кара инде.

– Кыстатасың, агай.

– Мин чамамны белеп сөйләшәм. Урманның да күзе була. Карчыгым Исламия кыз чагында оялып кына мине капка ярыгыннан күзәтә иде. Хәзер аның урынына бер болан калды. Чыршыга ышыкланып гел карап кала, бахыр. Авыш-түеш атласаң, гупчем урманыңнан бизәр.

– Ялгызың ничек шашмыйсың, агай?

– Һы! Менә син кала тиклем зур калада миллион кеше белән яшисең, ә үзең ялгыз, болан кебек ялгыз. Ишләреңә сыенырсың сыенуын. Мисалга, болан да борынын чөеп йөри-йөри дә, яраланса, кешеләргә бара.

– Юк, агай, мин үлгәндә дә качып үләчәкмен. Әйдә, синең исәнлеккә! – Җаббаров, эссе көндә бик нык сусаган юлчы сыман, бер тында стаканын бушатты. – Беренче стаканнан соң ризык капмыйбыз, – диде ул, шаяртып.

– Эчә, су кебек эчә. Тегеләр табигать карый, бу эчә, – дип мыгырданды карт.

– Чөнки мин көчсез, агай. Көчсез, ишетәсеңме? Синнән оялмыйм. Син премиягә көндәшем дә, чуртым да түгел. Син гади урманчы гына. Болан үз ярасын бәйләтергә кешеләр эзли, дисеңме? Мин кая барыйм икән, ә? Кем кулына баш төртим? Әшәке сорттан мин, агай, ышан миңа, адәм актыгы мин. Йолдыз чүпләргә дип күккә үреләм дә, кулым пешсә, гаепне үземнән түгел, читтән эзлим. Бик-бик җиңәсем килә минем, агай! Яп-якты көндә дә фонарь кабызып, адашып, бәрелеп, коймаларга тотынып йөрим ләбаса. Юк, эчеп түгел, ап-айнык килеш йөрим. Мин фил инде, фил, ә бит мине кырмыскалар талый. Шундый каты талыйлар, каһәр төшкәннәр…

– Әрнетәме? – диде карт, исе китмичә генә.

Җаббаровның исерүе йөзенә чыга башлаган иде.

– Башта көлә идем, хәзер әрнетә.

– Һай, энекәш, бичаракай. Лапылдатып ояларына яткансыңдыр. Саксыз филдер син. Мактанырга да мачтырдыр әле.

Әнәс шүрәле кытыклагандай сикерә-сикерә бер көлеп алды:

– Көлдердең, ичмасам, рәхмәт! – диде һәм, шешә белән чәкештереп, тагын стаканын күтәрде. Ризыкларга үрелмәде, кул арты белән генә авызын сыпыргач, канәгать булып тамак кырды.

И, җайлы иде дөньясы!.. Аны мамык мендәр өстенә сузып салганнармыни, гәүдәсендә мыскал да авырлык сизелми.

– Син ят, олан, – диде каравылчы, киенә-киенә. – Мин урманны күзәтеп кайтыйм әле. Берочтан иптәшләреңне дә барлармын. Көн суытты, Алла сакласын, өши күрмәсеннәр. Син ят, бөркән дә ят! Эчсәң шаулама, буеңа сеңдер, ди халык.

Җаббаров сәер тынлыкның әкрен генә башына, кулларына үрмәләвен тоеп сискәнеп китте. Бу тынлык аны упкынга табан сөйри иде. Тизрәк, тизрәк урманга, агайны куып тотарга да, ялгызымны калдырма, дип үтенергә. Чү, бу аяклар нигә тыңламый? Ә-ә, мин исерек? Лаякыл исерек. Ярый, болай да ярый. Үземнән көлим әле хет. Ха-ха-ха! Үз-үзеңнән һич тартынмыйча көлү – зур әйбер! Ха-ха-ха! Егетләр! Сез кайда? Әлфия, син кайда? Көлгәнемне ишеттегезме? Әһә, ишетмисез! Хәзер мин сезне табып көлеп күрсәтәм…

Җаббаров, туны белән бүреген табалмыйча интеккәч, костюмнан гына тышка чыгып йөгерде.

– Еге-е-тлә-әр! Ә-әл-фи-и-ә!

Ишегалдыннан башланган сукмак урман эченә таба сузылган иде. Әнәс, кулларын селки-селки, шул якка борылды. Ургылып яшел чыршылар арасына кереп барганда, нәрсәдер күкрәгенең сул ягына кадап алды да, тын буылды.

Ул, чабылган үлән сыман, урталай бөгелеп төште. Тормакчы иде, йөзе белән тагын да ныграк карга сыланды.

Үзем генә беләм…

Подняться наверх