Читать книгу Үзем генә беләм… - Набира Гиматдинова - Страница 14

Повестьлар
КЫРГЫЙ
5

Оглавление

Төнлә җитмеш уянды Җәмилә. Сагаеп тыңланды. Идрис ишек шакый кебек иде. Ул, үрелеп, балтасын капшады һәм балтаны сабыннан тоткан килеш таң аттырды. Иртән абзарга чыгып сыер саварга чүмәшкән генә иде, печәнлектә сагалап торган ир аның өстенә сикерде.

– Ну, сытам, хайван! Ник төнлә бикләндең?

Идрис аны җиргә егарга маташты, сөт чиләге бер кырыйга тәгәрәп китте.

– Хайван! Үзеңә генә бит хәзер, Әсмабикә белән уртак түгел, әйдә, рәхәтен күр…

Хатын бирешмәде, кибеттә капчык күтәреп ташый-ташый беләкләре ныгыган иде, карачкыны селтәп атып, сыер артына посты.

– Сыерыңның эченә пычак тыгып, эчәкләрен агызам, кил! – дип, тамак төбе белән үкерде Идрис. Чынлап та, аның кулында пычак ялтырады.

Ходай җиткергәндер, шул чакта капкага даң-доң бәрә башладылар. Чырае көл төсенә кергән Идрис тиз генә печәнлеккә шылды.

«Килделәр, – диде Җәмилә, җиңел сулап. – Милисәдән килделәр. Йортның астын өскә әйләндерсеннәр, тапсыннар шушы ерткычны!»

Ләкин дөбердәтүче Рокыя иде.

– Ниткән капка бикләү ул?! – дип тиргәнде туганы. – Әллә баюың җиттеме? Кибетеңнән яшник-яшник мал ташыйсыңдыр, мужыт. Аракың да күптер. Җыйма, синең кәнфит суырырга – балаларың, аракы эчәргә ирең юк. Фәхретдин сәләмәсе нәүмизләтте үзеңне. Юньле хатын, әнә минем Вәсиләм кебек, итәк тутырып бала үстерә. Әле һәммәсе көтүләре белән кунакка кайттылар. Ире, ичмасам, күгәрчендәй гөлдери, Вәсиләм, дип кенә тора. Бир әле кунакларыма пешереп ашатырга берәр чиләк бәрәңге, бурычны яңа уңыштан түләрмен.

– Бирәм, апа җаным, капчыгы белән тутырып җибәрәм, – диде хатын, эченнән генә коткаручысына рәхмәт укый-укый. – Бәрәңгем күп, бетсә, тагы кил.

– И рәхмәт яугыры, эреләрен генә сайлыйм әле, – дип кинәнеп баз ягына юнәлгән Рокыяның юлын бүлде Җәмилә:

– Сыер сөзәр, туганым апа, ишегалдында гына көт. Хәзер, үзем апчыгам.

Рокыяны озаткач, ул, сәнәк тотып, ишек янына килде. Үзалдына сөйләнгәндәй:

– Син мине бергә йокларга кыстама, – диде. – Өемә бәреп керүең генә җитмәгән, җаныма да шакшы аягың белән узарга маташасың. Ирем түгел син, дидем ич.

– Кем соң, ахмак?

– Анысы миңа караңгы. Ирем түгел тек түгел.

– Фу, мисез! Һаман Әсмадан көнләшәсеңме? Мен яныма, мен, дим.

– Һай, аңламасаң да аңламассың икән! Йөзләреңне күрәсем килми-и, – дип ыңгырашты Җәмилә. – Килми-и! Бизүләрем бизмәннәргә салгысыз.

– Карчык, әй, карчык, – диде Идрис, усаллык белән җиңә алмагач, тәмле телләнеп, юмалап. – Хет бер генә тапкыр күр инде иреңнең күңелен, ә? Яратып кына кочакла, ә?

– Әсмабикәң иркәләсен, – дип, хатын шапылдатып ишекне япты, келәсен шудырды.

Халык Сабантуйга җыена иде. Җәмилә дә сату белән чыгарга әзерләнә башлады, кибетнең тышкы ягына «ябык» дип язып элде. Әмма, язган язуны күрми-нитми айкала-чайкала, бусагадан Әсмабикә тәгәрәп керде. Ул исерек иде, яртылаш прилавкага авып:

– Нит әле син, язгы гөлем, ярты кила кәнфит үлчә, – диде.

Аны куып җибәрү бик мәшәкатьле булачак иде, Җәмилә сүзсез генә кәнфит үлчәде. Тик салмыш хатын китәргә ашыкмады.

– Төнә каты гүләйт ителгән, баш чатный, мужытсы, йөз грамм әче су да йоттырырсың, Җәмлә. Матур син, Җәмлә. Түлке якмаган мич күек салкын. Синнән таш суыгы бөркелә. Шуңар ирең яратмады да. Тәмсездер дә син әрем төсле. Капсаң чырай сытарлык. Тәмеңне белмәсә, ир йокламый ул, Идрисең шуңар ташлады. Ирләр алар, җаным, сайлап ала тауарны.

– Син нинди, син? – диде Җәмилә, көчкә төкереген йотып. Үзе турында аның мондый ук бәяне ишеткәне юк иде.

– Мин тәмле, кәнфит кебек суырмалы. – Әсмабикә зур күкрәкләрен биетеп алды. – Хи-хи-хи, миңа ирләр сөлек төсле чытырдап ябышалар, Җәмлә малай. – Ул, дусты белән серләшкәндәй: – Син безнең милисә Җәббарны беләсең бит, – диде. – Вот ир, әме, малай?

– Әме, әме, – дип үртәде Җәмилә.

– Ул буй-сын, ул кап-кара бөдрә чәч, ул тавыш, ул мыек, әме, Җәмлә? Ялгыз, ди, үзе, үләнмәгән, яше дә самый, ди, утыз ике, ди.

– Бердәнбер ир, – диде Җәмилә.

– Миравуй, – дип кеткелдәде Әсмабикә. – Дөнья бәһасе ир, малай.

– Сине чутка тыкмаган бердәнбер ир, дим, Әсма.

– Һи, минем байлык беләнме? – Исерек, масаеп, шап-шоп күкрәгенә, арт чүмеченә бәргәләде. – Бу байлык беләнме? Ничек кенә үземә аударам! Мин кәнфитне суырырга кызыкмаган ир юк, Җәмлә малай. Җәббарны син әллә бүтән камырдан әвәләнгән дисеңме?

Җәмилә, сынап:

– Бик очынма, Идрисең кайтыр, – диде.

– Идри-ис?! – Исерек хатын күзләрен шарландырды. – Хи-хи-хи! Ул төрмә чыпчыгы сиңа булсын, әме. Эчәге-ние белән кире бирәм. Туйган ул кандаладан! Миндә ирек, хөррият! Сафин Җәббарга ау корам.

Әсмабикә акырып җырлый-җырлый чыгып китте:

Ыстаканның кырыена

Килеп кунды бер чыпчык.

Бүген төнлә кочаклатсаң,

Салып бирәм, чукынчык.


Әсманың лыгырдавы бәгырьне көйдерде. Хатын-кыз бит ул, ялганламас, дөрес әйтер. Ирләр чиркандырырлык салкындыр шул Җәмилә. Ягылмаган мичкә кем арка терәсен ди? Менә нинди икән Җәмлү. Хәер, мич гаеплемени? Аңа тутырып якмагач. Алай дисәң, үзе теләми. Тикмәгә генә Җәббар аңа «кыргый» кушаматы такмагандыр. Кыргыйлар чытырманлы карурманда яшәгәндә, Әсмалар ир аулый. Ә бәлки, кайдадыр Җәббарның да сөйгән кызы бардыр? «Нигә ялгыз син, Җәббар Сафин? Әллә Җәмиләне сагыштан өтәр өчен генә дөньяга тудыңмы? Кемнәрне кочагыңа кысып иркәлисең икән, әй, егет?! Нигә ялгыз син… Җәмилә сыман. Хәтерлисеңме, яр буенда учак ягарга дип син әрәмәлеккә ашыктың, ә мин… качтым. Бер ярама икенчесе өстәлүдән курыктым. Әле генә ире йөз чөергән бәхетсез хатынны, юатам дип алдап-йолдап, чишендерергә күп кирәкми. Син бит әллә нинди серле йолдызлар турында сөйләдең… Бу кыргый затны бүтән эзләмәссең дип уйлаган идем. Чөнки Идрис юк, мин, төп йортыма кайтып, үземчә көн күрәм, сиңа, тәртип сакчысына, биләмәңдәге кешеләрне рәнҗетсәләр, явызны унбиш тәүлеккә илтеп ябасы дип борчыласы түгел иде. Ләкин син, эзләп, егерме биш чакрымдагы урманга килдең. Мин, бригадада бердәнбер хатын-кыз, тирләп-пешеп ирләр белән урман кисәм, яңа йортым өчен бүрәнә әзерли идем. Ул синдәге аптырау, ул синдәге гаҗизлек, и Раббым! «Кайт, синең өчен үзем эшлим», – дип, бөтен кеше алдында куалый башладың. Ярый әле авыл ирләренең асылы җыелган иде, ахырдан сүз-гайбәт ишетелмәде, урмандагы урманда калды. Ахыр, күндерә алмагач, машинаңны каравылчы утарына илтеп куйдың да безнең белән эшкә тотындың. Ирләр синең бу юләрлегеңне өнәмәделәр, син тәртип сакчысы, тәртип сакла, без Җәмиләне рәнҗетмәбез, авыр күтәреп-төшермәс, ботак-сатак кына тураклап йөрер, диделәр.

Үзем генә беләм…

Подняться наверх