Читать книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман - Страница 11
Хикәяләр
Нурбиби
ОглавлениеМин өйләнергә уйладым. Көтмәгәндә-уйламаганда. Тиздән хәләл җефетем булырга тиешле кыз урам як бүлмәбезнең иң түрендә ак шәлләр ябынып утыра иде. Чәчләрен уртага ачып үргән. Совет акчасыннан гына тишеп ясаган чулпылары күкрәгенә яткан толымнарыннан эре тамчылардай тамып тора. Йөзләре алсуланган. Күз төпләре дымлы. Әле генә әниемә нәрсәдер сөйләгәнлеге ап-ачык. Ишектән мин күренгәч, серне белмәсен дип тынып калганнар булса кирәк. Кыз күзләремә сагышлы гына бер карады да авыр сулап куйды. Аннан ярым борылып тәрәзәдән урамны күзәтергә тотынды. Миңа шулай тоелды. Кем белә, ул, бәлки, иркенләп сагышланыр өчен генә йөзен читкә боргандыр. Ә бәлки, сагышланмагандыр да?!
Килеп керүемне артык игътибарга алмаса да, илтифатсызлыгын күрсәтеп, карашын читкә борса да, нәкъ менә аңа өйләнәчәгем инде тәгаен хәл кылынган иде. Кылынмаска: безнең түбән очта мондый чибәр кызны минем гомер күргәнем юк! Урындыкта утырган килеш тә төз чалымланган гәүдәсе, бер-берсенә матур итеп сылап куелган, миңа ят чәчәкле оеклар кигән аяклары, кечерәк кенә борыны, кыйгач кашлары, тип-тигез тешләре… Баскыч төбендәге галошлар арасына салып калдырылган уймак үкчәле туфлиләре…
Әгәр минем үзенә өйләнәсемне белгән булса, ул, миңа исе дә китмәгән бер кыяфәттә, урам якка карап утырыр иде микән?! Әни әйтмешли, ирләргә кытлык бер заманда! Бөтен урамга әтидән башка сугыштан әйләнеп кайткан ир заты булмаган чакта! Без бу турыда абый белән көн дә ишетеп торабыз, балаларының сау, әтиебезнең исән-иминлегенә әнинең табын саен шөкрана кылулары бераз туйдырды да инде, аның каравы инде икенче ел өстебез бөтенлеккә, тамагыбыз туклыкка үзебез дә сөенеп бетә алмыйбыз.
Ирле йортка кызның килен булып төшәргә риза буласына шигем юк. Ул бездә түр тәрәзә төбендә чигү чигеп, бәйләү бәйләп кенә утырыр. Әни уңган, ул аның кулын йорт эшләренә тидермәячәк тә, авыр эшне әти, абый белән үзебез дә эшлибез. Бергәләп яңа салынган, кыш кирәге чыкса дип мич тә чыгарылган ак келәттә яшәргә дә яшәргә.
Кыз матур! Их, тагын бер генә тапкыр бу якка да борылып караса! Карады! Караган чакта уң толымы чулпысы-ние белән аркасына сыланып ятты. Яныннан үтәргә батырчылык итсәм, шул чулпылардан тартып булса да яраттырачак идем мин аны!
Урамнан пычранып кайткан телогрейкамны ишек кырындагы кадакка элдем дә, кечерәеп калган костюмымны рәтлерәк күрсәтер өчен йолыккалый-йолыккалый, әни янына килдем. Ул аяк астында буталып йөрмәсәңче дигәндәйрәк сөзеп караса да, ипи туралган бер стакан сөтне шапылдатып өстәлгә китереп куйды һәм миңа таба этте:
– Аша да атаңа булышырга чык!
Кунак кызы киткәч тә эшләргә була бит инде. И бу әнине! Ниндидер серләре булмагае. Әнинең катылыгына, мине аңламавына үпкәләмәдем. Ул безнең болай да кырысрак кеше. Әти менә бөтенләй икенче. Ул нәрсә теләсәң, шуны эшләргә рөхсәтен бирә. Клуб тәрәзәсенең форточкасыннан кино күрсәткән залга кергән өчен дә сүкми. Күрше әбинең кыярларын чәлдергән өчен дә орышмый. Безнең шул хакта сөйләгәннәребезне тик елмаеп тыңлап тора.
Көн буе язгы бакчада казынып, тамак тәмам ачкан. Шул арада сөтне юк иттем дә стаканны яңадан әнигә таба эттем. Ул бу юлы миңа мүкләк сыер сөтен иписез-нисез генә салды, әмма, гадәтенчә, бабагыз тегермән каравылчысы түгел, дип шелтәләмәде, сыерның сөткә саранлыгыннан да зарланмады.
Ул арада кунак кызы да китәргә җыенды. Торды, утырган урындыгын алып куйды. Аяк очларына йомшак кына басып яныбызга килде. Аның:
– Ярар, Өммениса апа, мин китим. Инде тәмам югалтканнардыр. Җай чыкса, тагын килеп китәрмен әле, – дигәненә әни:
– Торсаң була иде әле, Нурбиби. Зиннәт улым бакча буеннан яшь кычыткан җыеп кергән, сөтле үлән ашы пешерергә салып җибәрәм, – дип калырга әйдәсә дә ризалашмады, әрсезләнеп табынга утыруны яхшысынмагандай, авырданрак ишек янына килде һәм, миңа карап:
– Үскәнем, ничә яшь инде үзеңә? – дип сорады.
– Алты! – дидем мин, бармакларымны бөгә-бөгә, инде яшемне болай гына әйтмәвемне, күптән санарга өйрәнгәнемне күрсәтергә, кыз каршында бераз бәямне күтәрергә теләп. Әти-әни белән киңәшмичә, аңа өйләнәсе икәнлегемне әйтергә йөрәгем җитмәде. Озата чыксам сүз кушарга да булыр иде, тик әнинең Нурбиби апаны үзе озатачагы көн кебек ачык.
– Зур икәнсең инде.
– Әйе шул. Быел өйләнәм.
Кунак кыз елмайды. Кемгәлеген сораса, шунда ук эш бетәсе иде. Әни, сөйләнеп утырган була инде, дип көлмәсә, соравы да бар иде бит! Хатын-кызның гел шул – кирәкмәгән җирдә кысылмый калмый.
Әни Нурбиби апаны озатып чыгып китте. Мин өйләнү, килен төшерү кебек нәрсәләр турында план корырга тотындым. Әни белән сөйләшү җай булмас: ул һәрнәрсәне кызыкка ала, һәр башлаганга каршы төшә. Әти кайтсын да, бүген үк, бүген булмаса, иртәгә өйләнәм!
Кыз алып кайтканда ямьсез киенеп булмый. Сандыктан абыйдан калган киемнәрне сайлаштырып куярга булдым. Чүпрәк булса да, киелми корышкан ботинкалар җәй буе ялан тәпи чапкан аякларны бераз авырттыра икән, йөреп киңәйтеп куйсаң ярыйсы, дип торганда, шаулап-гөрләп, өйгә әти килеп керде.