Читать книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман - Страница 9
Хикәяләр
Каеш кыены
ОглавлениеКлубта вечерның иң кызган вакыты. Ферма кызлары да төшеп җиткән, алар кергәндә, дуңгыз исен беренче генә иснәүләре кебек, борын тотып калган егетләр дә кызып алган: рәхәтләнеп каеш белән сугышалар. Бию башланса, төрлесе төрле якка шыларга гына торган үсмерләр, «каешлы»га чират җиттеме, залга агылалар. Ну-у, башлана инде шуннан соң! Кыздан – егеткә, егеттән кызга күчәсе каеш гел тегеләр кулында елтырый, алалар бер-берсендә булган үчне рәхәтләнеп. Үче булмаганы уйнап, авыр эштән беләкләренә җыелган көчне чыгарып тәм таба. Безгә дә кызык. Каештан кыйналып әле беркемнең дә үлгәне юк, ди Рәйсә, аның каравы ялтыраган чалбар төпләре шәп каезлана, егетләр дәшмәскә, түзәргә, уенны-чынны бергә кушарга өйрәнә. Шул сугышта үпкәләр дә онытыла, яңа дуслар да табыла, күз төшкән кызга каешны җиңелчә генә «төшереп», мәхәббәт аңлатучылар да юк түгел.
Рәйсә белән Илдарның мәхәббәте әнә шул каешның болонья куртканы чыжылдатып узуыннан башланган иде дә. Моңа кадәр күрше булып, терәлеп яшәсәләр дә, чутыр кебек кара, ут борчасыдай җитез, телгә дә шактый усал кызга, үзе эндәшмәгәндә, сәлам дә бирмәгән егет, каешның икесе ике башыннан эләктергәч, бер мизгелгә генә күзләренә карады. Кыз да туп-туры аңа төбәлгән иде. Кем белән кемнең карашы кисешми ди инде. Тик бу юлы егет белән кыз, бер-бер гаеп эштә тотылган кебек, нигәдер югалып калдылар…
Әлеге югалу Нократ урманнарының нарат чытырманлыкларында адашу, унике дилбегә биеклегендәге күлләрендә бату белән бер иде. Каешны эләктергән килеш, бер-берсенә бирмичә, күзләрен күздән дә алмыйча, алар клубтан чыгып ук киттеләр.
Уенны солдаттан яңа гына кайткан берәүнең каешы белән дәвам итмәкчеләр иде дә, ялтыраган перәшкәсеннән куркып калган кызлар башкасына күчәргә булдылар.
Дөресен генә әйткәндә, егет үзе берни белмәсә дә, Рәйсәнең өметендә бу төрле карашу юк түгел, «Илдар» сүзе аның артыннан чабачак дип уйланылган егетләр исемлегенең иң башына эре хәрефләр белән язып куелган иде. Бу уен әнә шул исемлекнең тәүге битен ачарга бик кулай форсат булды.
Илдар уңганлык, мал җанлылык белән тарткан иде аның күңелен. Авылда йорт-җир салып чыгарлык, байлыгын арттырырлык бер дигән егет дип уйлады ул. Каешны баш-башыннан ычкындырмыйча гына өйләренә төшкәндә, Рәйсә ни уйлаганын турыдан ярып әйтте дә бирде.
Илдарларда бу җомга каз өмәсе булып, клубка чыгар алдыннан кипкән куыкларны кабартып, тикшереп утырган иде. Каешны кирәге калмаган санап, кычыткан баскан читән кырына ыргытты да мич башында кибәргә тезелешкән куыкларның кызык табып кына эләктереп киткән берсен, зур бер бүләк биргән шикелле, кызның кесәсенә китереп тыкты.
– Нәрсә ул? – дип сорады берни аңышмаган Рәйсә.
– Без кичә каз суйганыек… Ну, ни… Син генә менә йолкырга килмәдең. Әни бөтен бүтәкәсен, канат-тәпиен пешереп бетергән. Каз өмәсендә туйганчы ашыйк әле, ди. Менә син килсәң, рәхәтләнеп, бергәләп кимергән булырыек… Куык кабартып утырсак, кич белән вечерга чыкмасак та буладырые…
– Ие шул. Киләсе елга чакырырга онытма, яме.
– Син килен булып төшкәч, кемне телисең, шуны үзең чакырасың инде!
Бу сүзнең чынга ашмаслыгын икесе дә белсәләр дә, ышанганга, өметләнгәнгә салындылар. Һәрберсенә рәхәт, җаннарына, тәннәренә җылы булып китте. Көз салкынында катып калган болоньясын да ычкындырып җибәргәч, Илдар, Рәйсәнең күкрәкләренә башын куеп:
– Син миңа чыгарга риза инде алайса? – дип сорады.
– Ы-ы-ы…
Сигезенчедә генә укыса да, Рәйсә алай ук сабый күренми. Хәер, мәктәпкә күрше авылга барасы килмәгән, тугызынчыга йөрергә теләмәгән кызлар кияүгә генә чыгалар ич, дип уйлады ул чын ихластан. «Икеле»гә укысаң, көзге сынауга да калдырмыйлар, фермага да эшкә алалар.
Уеннан уймак дигәндәй, каеш сугудан гына уянып киткән хисләр, капка төбенә җиткәнче, өй түбәсенә кадәр мендерерлек булып күтәрелде, кабарды һәм… шартлады.
– Киләсе елга мине армиягә алмагайлары шул, – дип уфылдады Илдар өйләнгәненә туй көнне үк үкенә башлаган ирләр тавышы белән. – Син инде минем әни белән калмассың… Ул сине бик үк яратып та бетерми.
– Әллә мин яратаммы? – диде ачудан бүртенгән кыз. – Ни үзе, ни сүзе!
Нәрсә нәрсә, Илдар Рәйсәдән моны көтмәгән иде. Озатып төшкән җиреннән кинәт борылды да өйләренә кайтып китте, капка төпләренә дә җиткермәде.
Ял көнге вечерны, нәкъ шулай булырга тиеш шикелле, алардан башладылар. Бер-берсен үләрдәй яратышулары, киләчәк җәйгә өйләнешәчәкләре, туйда кемнең нинди күлмәк киясе, кем чакырулы буласы, кем юк, өстәл өстендә утырачак тозлаган кәбестәләр, яңа модага кереп барган винегрет-минигритлар – барысы бөтен авылга фаш булган иде.
Рәйсә аны икенче көнне, таң тишегеннән үк уятып, иптәш кызына үзе сөйләде. Шуның белән авылның бөтен кызларының өметен Илдардан кистереп куярга теләде ул. Миңа насыйп түгел икән, башкага да юк, дип уйлады йодрык кадәр генә башы белән.
Илдарның биленә буылса да чалбарларын шәлберәйтеп кенә тоткан каешы бу юлы кызның курткасын ярыйсы гына чыжылдатты. Рәйсәгә бу сугу инде син барыбер минеке генә дигәнне аңлата кебек тоелды. Ул да аптырап калмады, каешны җәлт кенә тартып алды да бар көченә Илдарның арт ягына шапылдатты. Клуб ах итте. Бу ах итүдә яңа гаилә туып килгәнне аңлау да, кыз батырлыгына соклану да, егет тапкырлыгын тану да бар иде бугай. Рәйсә каешны җиргә атып бәрде дә, яңадан үзенә эләккәнче дип, клубтан атылып чыгып, өйләренә таба йөгерде.
Илдар аны Түбән оч урамының очында – Рәйсәләрнең капка төпләрендә генә куып тота алды.
– Кире уйламадыңмы, җаным? – диде ул, кичәге сөйләшүнең ахыры булмаган шикелле.
Рәйсә эченнән генә моңа бик сөенде.
– Әниеңнәр ни дип әйтер бит, – диде ул, уйга калганрак бер кыяфәт ясап.
– Сезнекеләр риза булса, безнекеләрне уйлама да! Алар риза да риза инде! Әни әле кичә генә дә Ягъфәрнең бу кызы бигрәк уңган, менә дигән килен буласы, дип сөйләп торган иде. Син инде аны беләсең, әйтсә, дөресен генә әйтә.
– Ы-ы-ы…
– Ике каеш белән хәл иттек! – диде Илдар, үз булдыклыкларыннан горурлык хисе кичереп.
Капканың теге ягыннан кемнеңдер тамак кырганы ишетелде. Ягъфәр абый иде булса кирәк. Яшьләр тавышын ишетеп, урамга чыгып килүе икән.
– Нихәл, кияү?! – диде ул, бер гаилә булып яшәгәндәй итеп кенә, махра төрә-төрә.
Илдарның да, Рәйсәнең дә эчләренә җылы йөгерде. Әти кеше ничек сөйләшә бит әнә.
– Кияү, кияү, кил әле, бер папирус бир әле, – диде Ягъфәр абыйсы Илдарга, кесә төбендә калган шырпы тартмасыннан соңгысын кабыза-кабыза.
– Мин, ни, тартмыйм шул әле.
– Үзең кызны килен төшерергә йөрисең, үзеңнең бер егетлек һөнәрең дә юк икән!
Илдар белән Рәйсә ут яктысында гына бер-берсенә карашып алдылар. Кара әле, тәмәке тартырга да, кызлар белән үбешергә дә өйрәнмәгән икән лә Илдар… Ягъфәр абыйсы белән дә сүзне ничек дәвам итәргә белми тора.
Илдар үз әтисенең кырыкка җитеп тә тәмәкене һич авызына алмаганлыгын башына да китермәде.
– Тәмәке тартырга, эчәргә өйрәнгәч килерсең, яме, кияү! – диде Ягъфәр абыйсы, тагын да чеметтеребрәк.
– Ы-ы-ы…
Рәйсә бу сүзне көтмәгән иде. Илдарга үпкәләп, иреннәрен турсайтты да, саубуллашмый-нитми, печәнлеккә элдерде.
…Узалый автобустан төшеп калгач, Рәйсә күтәрткән юл буенча шул чакларны уйлады. Авылга җитәрәк, хәл алыйм дип, сумкаларын җиргә куйган гына иде, янына шап итеп бер мотоцикл килеп туктады. Башына кыңгыр солдат кепкасы кигән, гимнастёркасын буып торган каешының перәшкәләрен ялтыраткан, авызына пыскып торган папирос капкан бу егет Илдар иде.
– Исәнме, Рәйсә! – диде ул, мотоциклыннан төшә-төшә, авызындагы папиросын бер якка гына күчереп. – Менә мин кайттым! Ни диярсең хәзер?!
– Фу, сездән тәмәке, аракы исе килә, читкәрәк китегезче, – диде кыз, буяган тырнаклары белән үзенә таба килгән төтенне җилпәзә белән кугандай гына этеп. – Кем булдыгыз соң әле? Һич танымыйм.
Илдарның пыскып төбенә кадәр килгән тәмәкесе иреннәрен пешерсә дә түзде, авызындагы төкерек кайнарлыгы янында ул чүп иде.
– Чыгасыңмы вечерга? – дип сорады ул бераздан, алай да тәмәкесен тузанлы юлга төкереп.
– Вечерга? Анысы ни-нәрсә тагын?
Рәйсә Илдар армиядә вакытта вечерларга баштарак чыккалаган, әмма сигезенчедән соң авылдан ук китеп барган иде. Хәзер аның хыялында ак костюм кигән, кулына чын күннән портфель тоткан, борынына алтын кысалы күзлеген элгән шәһәр малае икәнлеген Илдар белми шул иде әле.
Ул, мотоциклда калган килеш кенә, яшел гимнастёркасын бер яшь солдаттан салдырып алган чалбарына кыстырган каеш астына ике яктан баш бармакларын батырды, алга-артка шудыргалап торгандай итенде. Илдар әллә биленең тыгыз буылганлыгын тикшерә, әллә, каешның каптырмасын ычкындырып, кемгәдер бик шәпләп төшерергә маташа иде. Үгезнеке кебек ярсыган күзләреннән үзенә каешның перәшкәле башы белән үк тамызганнары кызга ап-ачык күренә. Каеш чираты егеттә калганлыгын аңлаган кыз исә текер-текер генә, авыл эченә дә кереп тормыйча, бәрәңге бакчаларын кистергән сукмаклардан үз очларына таба сыпыртты.
2006