Читать книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман - Страница 6
Хикәяләр
Дошман
ОглавлениеГыйльменур белән Килморзаны яшь пар дип тормадылар, солдат хезмәтенә алдылар. Бер якка эләкмәбезме, бер зимләнкәдә яшәмәбезме дип өметләнгәннәр иде, алай булып чыкмады. Яшь килен якындагы лесхоз урманына траншея казырга, ә ире ераккарак – Красный Пүләнкә дигән бер җиргә хәрби укуларга җибәрелгән булып чыкты. Алар турында авылдашлары, солдатка алындылар, дип сөйләсә дә, асылда, бу хәлләр ниндидер көтелеп торган сугышка үзенә күрә бер хәзерлек кенә иде. Авыл шулай һәрнәрсәне зурдан күтәреп алырга, бизәкләр кушып колактан колакка йөртергә ярата, әмма үз сүзенең эченә кереп-нитеп тормый иде.
Зур мәдрәсәләр тәмамлаган кулак улы Килморза Сарымсаклыда гомер бакый фәһемле кеше саналды. Аның белән колхоз рәисләре дә киңәште, аннан комсомол җитәкчеләре дә шүрләде. Сугышып-нитеп, азып-тузып йөргәне күренмәсә дә, талканы коры иде, атасыннан баш тартып, күмәк хуҗалык төзүдә катнашып йөргәндәй кыланса да, алар файдасына артыгын селкенергә атлыгып тормады. Авылдашлары Килморзаның чынында сәвитне җене сөймәвен һәрвакыт тойды-сизде һәм, ул булып ул сәвит юлыннан киткән икән, инде дә артка чигенү булмасын аңлаган, дип гөманлады. Берәүләре, уйлауларынча, атасы тишек кесәле кием белән урамга куып чыгарылган кулак малае аркасында гына, укымышлы Килморза да колхозга керергә атлыгып торганда, без аннан киммени, дип, соңгы сыерын җитәкләп күмәк хуҗалыкка илтте.
Колхозга Килморзадан да азрак мал белән кушылган кеше юклыгыннан сарымсаклыларның башта эче янса да, соңыннан Моратхаҗи хәзрәтнең бөтен байлыгы алынып торгида сатылгач тынычландылар. Ул да безнең кебек бер рәткә төште, инде авыл буйлап алтын белән чиккән кәзәки-камзулларында ялтырап йөрмәс, бәрәңге-ипи ашар дип сөенгәннәре дә юк түгел иде.
Моратхаҗи хәзрәт гомер бакый кешеләргә игелектән башканы эшләмәде: йортларына каза килсә, мәчеткә җыелган сәдакадан өлеш чыгарды, балалары туса, акчасыз гыйбай дип тормады, барып исемен дә кушты, сөннәтенә дә утыртты. Бирсәләр алды, бирмәсәләр дә исе китмәде, Алла ни кушса, шул була, дип, шөкрана кылып яшәде.
Чыннан да, язмышның ни әзерләп көткәнен алдан белмисең икән, сәвит килде дип тормый, яхшы гына йорт җиткереп кергән Моратхаҗи хәзрәт тә кулаклар исемлегенә эләкте, һаман да дин кайгыртып йөргәнен өнәмәүчеләр тиз арада указын да тартып алдырттылар. Эченнән көенсә көенгәндер, иллә мәгәр хәзрәт ни үпкәсен, ни ачуын йөзенә чыгармады, диненнән дә, гореф-гадәтләрдән дә ваз кичмәде: ике куллап, әссәламегаләйкемләп күреште, кирәк кешесенә никахын да укыды, исемен дә кушты, сораганын догадан да калдырмады.
Кара исемлеккә кертелгәнче үк, Моратхаҗи улларының барысын да мәҗлескә дәште, беришесе өйләнеп башка чыккан иде инде, янында – төпчеге Нурфаяз да яңа гына гаилә корып җибәргән Килморза. Бишле лампа яктысында төн ката корылган сүз гел сәвит турында, алдагы көннәргә план тирәсендә барды. Моратхаҗи бу дөньяның кайсы юлдан тәгәрәгәнлеген аңлады, инде балаларыннан сүз көтсә, аларны ишетергә теләсә, алар исә ни эшләргә дә белми аптырашкан, киңәшне атаның үзеннән сорамакчы булып җыелышкан иде. Ахырда шундый фикергә килделәр: ата аркасында барысының да сөргенгә озатылуыннан мәгънә юк, иң яхшысы, аның байлыгыннан да, исеменнән дә баш тарталар да кара халык рәтендә яши бирәләр. «Җитмешкә җитеп килгән чагымда ерак урманнарга эшкә сөрмәсләр, байлыгымны таласалар, йортымны алсалар, авыл буйлап йөрермен-йөрермен дә куыш тапмаганлыктан кебек кенә берегезгә килеп сыенырмын, дөнья малы – дуңгыз каны, дигәннәр, гомерегез бетмәсә табылыр, беркем дә ата малы белән генә көн итми», – дип тәмамлады сүзен Моратхаҗи.
Ата кеше хаклы булып чыкты. Кара исемлеккә керүенә – ай, Килморзаның аерылып чыгуына атна дигәндә, арбалы атлар җиккән берничә активист авылның иң күрекле йорты янына килеп туктады. Бер тәртипсезе шунда ук койма ватарга килеп тотынган иде, хәрби кеше тиз генә кулыннан килеп тотты. Бер дигән йортны җимергәч, үзегез кайда утырмакчы буласыз, әйберләрен арбага төяп, башта ындыр табагына илтеп куярбыз, ә сез тиз генә кәнсәләрнең язу-сызу кирәк-яракларын монда ташый башлагыз, диде.
Моратхаҗи әйбер даулап килүчеләргә йөзен дә чытмады, авыр сүз дә әйтмәде, миһербанлыклары килмәсме дип ачылып та китмәде. Әйберләренең кадерсезләнүеннән курыккандай, арбага үзе үк тәртипләп өеп торды, тегене саксызрак тотсалар да, монысын төшереп җибәрсәләр дә, тиз генә ярдәмгә ашыкты. Ярлылар моны хәзрәтнең сәвиткә ялагайлануы дип уйлаганын ул сизде, әмма башкача булдыра алмады: бик көч куеп табылган маллар иде шул, инде рәтле генә куллансалар, әрәм-шәрәм китереп бетермәсәләр ярый.
Бар булганы арбага өелеп беткәч, авыл башы Әшрәфи кадаклардагы кием-салымга барып тотынган иде, күрше Сәлимгәрәй карт читтән күзәтеп торган икән, йортка килеп керде дә егетнең аягына кулындагы таягы белән ярыйсы гына китереп сукты:
– Кешене ыштансыз калдырасыз бит, җегетләр! Ни эшләвегез бу, төшерегез чанадан килен бирнәләре белән кием-салымнарын! Әле аның да сезнең кебек яшисе бар бит!
Карт сүзенә беркем дә колак салмас кебек иде, салдылар, районнан килгән хәрби киемдәге кеше, Сәлимгәрәй абзыйны тынычландырып:
– Кайгырма, бабай, эчке дошман булса да, сәвит кешене тереләй күмми, өс киемнәренә үк тимәбез, кәнсәләргә илтеп куярбыз, хәзрәтне хәзер шунда күчерәбез, – диде.
Моратхаҗи ярлылар артыннан атларга ашыкмады, нигезенә утырып, ялгыз гына хәл аласы, дога кыласы, ата-баба рухын искә төшерәсе, алар каршысында гафу үтенәсе итте. Үзе белән яшәгән улларының кулына элгечтә калган киемнәрне тоттырды:
– Болары сезгә. Инде нәрсә бирим? Яшь кеше ачтан үлми. Картлык көнемдә мин әле үзем сезгә килеп егыласы. Абыйларыгызда яшәп торыгыз, ничек тә башка чыгарсыз, калганы сөйләшкәнчә: абыең миннән баш тарткан кебек, инде, Нурфаяз, син дә, әти белән юлыбыз аерылды, дип, кәмититкә барып егылырсың.
Нык кына бер сурәттә шулай дисә дә, Моратхаҗи күңелен моң басты. Кәмитит дигәннәре бүгеннән аның йортында булачак. Бер дигән алма бакчаларын нишләтерләр? Яз буе агачлар шау чәчәктә утырды. Бәрәңге буразналарында чүпнең заты юк, помидор-кыяры – чәчәктә. Болары барысы – яшь килен хезмәте. Авылда яшелчә бакчалары анда да яшь кодасында гына. Гыйльменур эшкә бик өйрәнеп килгән. Кулы кулга йокмый. Өй тирәсендә эше беттеме, арт бакчага чыгып китә дә кичкә шае керми.
И-и, ярлы-ябагайда алма-карлыганы да юк әле аның, чия-ирга кебегенең исемен дә белмиләрдер. Бала-чаганың урлап ашаганына да усалланмады Моратхаҗи, бик узынсалар гына бер куркытып алыр – төннәрен таягын тотып, алмалыкны әйләнеп кергәләр иде. Әйләндереп алган бакчаны таратмыйча бар халыкныкы итсәләр дә риза, тик менә көтү кертеп, пыран-заран китереп бетермәсеннәр генә.
Килморза, әтиләре уйлаганча, абыйларына урнашмады. Үзләреннән хәллерәк булса да, кара исемлеккә ни сәбәп беләндер керми калган хатыны ягына өмете зур иде, әтисе белән киңәшкән кичне үк, Гыйльменурны җитәкләп, Түбән урамга төшеп китте. Алар шул көннән аерым яши башладылар. Бабалары янәшәсендәге буш урынга ак мунча җиткергән иде – аларны нарат исе дә чыгып бетмәгән бурага кертте дә утыртты. Әйберләрен урнаштырышып, ишектән чыгып барганда елмайды:
– Клубта, эчке дошман да эчке дошман, эзләргә, табарга кирәк, дип, көн саен җыелыш җыйганнар иде, балакайлар, дошман дигәннәре сез булган лабаса.
Инде менә Килморза хәрби комиссариат бинасында хәрби дәрестә утыра. Бүген аның кәеф яхшы: әтисеннән дә, яшь бикәч Гыйльменурдан да уч төбе кадәр генә хат бар. Бер дә зарланып язмаганнар. Моратхаҗи картка, кулак булуына карамастан, зур эш тапшырганнар икән. Халыкны өйрәтергә осталыгың бар дип, солдат хезмәтендә булуын да истә тотып, хатын-кызга командир итеп куйганнар. Авылның бөтен куна тактасы белән уклавы җыеп алынган, ди. Атна буе окоп казытканнар да хәзер шулардан граната дигәннәрен атарга өйрәтәләр икән. Моратхаҗи, Гыйльменурга җиңелрәк килсен дип, гранатаның чынга охшаганын – кечерәген ясап биргән. Тышкы дошман белән көрәштә хатыны беренче урында, имеш, әллә никадәр «танкны» шартлатып өлгергән инде.
Кара син аны, дип уйлады Килморза, аларның да башын һаман да шул гомерендә күзгә-башка күренмәгән дошман белән катыралар. Авылда тормышлары, яхшы булган өчен генә, әтисе кебекләрне шул исемлеккә керткәннәр иде, нинди дошман булсын инде ул?! Гомерендә чебен-черки дә үтермәгән кеше. Сугышта да мимечләрне, үлмәсәләр ярар иде, Хода каршында җавап бирәсе була дип кенә аткан ул. Инде шул намаз карты командир булып йөрсен, имеш.
Кешенең әшәкесе булса була ул. Менә мондагы старшинаны гына кара син. Гел күзәтеп, солдатларны бер-берсенә котыртып тора. Әле наряд, әле башка бер җәза. Бер бүлмәдә яшибез, бергә ашыйбыз дип тормый, барысын начальствога җиткереп бара. Йөзендә – нур, күзендә иман яктысы юк. Моннан ни сәвиткә, ни башкасына файда килер димә. Менә кайда ул адәмнең актыгы!
Шулай дип кенә үз уйларына бирелеп утырганда, политрукның аңа дәшкәнен аңлап сискәнеп китте:
– Самирханов, бүген әллә кайда йөрисез, инде ай буе сезгә тышкы-эчке дошманнар турында сөйләдем. Шуны аңламыйча торып, сезне моннан кайтарасылары юк. Нәрсә дә булса колагыгызга шылдымы? Тышкысын без аның сугыш башлангач ук күрербез, эчке дошман кем ул, йә, әйт!
Килморза, иптәш Ташбасаровның кисәгрәк бирелгән соравына үзе дә сизмәстән:
– Старшина! – дип ярып салганын сизми дә калды.
2011