Читать книгу Йолдызлар төстән язганда / Когда со звезд сходит свет - Рифа Рахман - Страница 8
Хикәяләр
Кем күтәреп караган…
ОглавлениеФәсхинур карчык килеп кергәндә, Ямьбикә, ап-ак җәелгән түр караватның текә куелган ястыгына терәлеп, метер-метер килеп кенә дисбе тарта иде. Карап торышка әллә ни авырмаган да кебек үзе, йөзенә мәет төсе дә кермәгән, әле истә-акылда икәнлеге ачык карашыннан ук күренеп тора. Күршесенең ишектән узганына игътибар итсә дә, кабаланып китмәде, тартылып бетмәгән дисбесен бер читкә куймады, эшен ахырына җиткергәч кенә, әйдә, уз дигәндәй, баш селкеде дә ияге белән урындыкка ымлады.
Үлем түшәгендә ятучы башка берәү булса, дерелдәгән куллары белән ике куллап күрешер, озак җибәрми торыр, соңгы тапкыр тотуын аңлатырга теләгәндәй, озаклап-озаклап аркаларыннан сыпырыр иде. Ямьбикә абыстай исә еламсыраган иреннәре белән хушлашу сүзләре сөйләргә дә, васыять-әманәтләрен бер-бер артлы тезәргә дә йә башка шуның ише җанга авырлык китерә торган гамәл кылырга да тотынмады, акрын гына, элеккедән хәлсезрәк тавыш белән:
– Исәнлекме, күрше? Балалар ничек? Кайткалыйлармы? – дип куйды. Бу сүзләрнең җавабы аермачык бирелергә тиеш сорау булмыйча, хәл белешү өчен генә әйтелгәне күренеп торганга, Фәсхинур:
– Беркөе йөрибез. Шәяхмәт кенә йөткергәләп маташа. Иртәнчәк болынга каз куганда җиңелрәк киенгән иде, салкын тидерде микән… үтәр, Алла боерса, үтәр… – диде. – Син менә… чирләп киттеңмени соң?
– Чирләп дип, вакыттыр инде, Фәсхинур. Яшь тә бар. Бергә көн иткән дус-ишләрдән дә син генә торып калдың. Ике малайны җирләгән… Сөйләшеп утырырга кыз туганың да калмасын. Вакыттыр инде… Ныклап авырткан җир дә юк югын, җегәр китте. Төштә дә гел әти белән әнине генә күрәм. Үзләренә чакыралар. Монда яшәүләре бик җиңел, әйбер бәясе артмый, ризыкның чуты юк, кышкы кием кирәк түгел, диләр. Хәзер аның төше дә төшмени. Дөньясы кебек буталчык. Әллә үлгән, әллә исән чаклары. Үземнең өй дә кебек, түгел дә… Китәргәдер, ахрысы, китәргәдер.
– Алай димәле, күрше. Төш инде ул кемнең дә шундыйрак. Яшь чакта күргән төшләр минем көн дә бер төслерәк иде. Әле Каф тавы артында буласың, әле җиде диңгез артында, әле абзар артына тирес чыгарасың дигәндәй. Аңа карап, иртәгә илдән китәм мәллә дип баш ватып утырмыйсың, әмма ләкин тирес чыгаруың да, көтү кууың да дөрескә килә.
Ямьбикә абыстай бу сүзләргә күңеле килеп елмайды. Күзен кысыбрак карап торды да үзе дә сүзне шаянлыкка борды:
– Иртәнчәк кодагый кереп утырганые. Һәркемгә үз хәле хәл. Сиксәнгә җиттем, авырган чак та, авырткан җир дә булмады, әллә врачка барып карарга микән, ди. Мин дә аптырап тормадым, акчаңны әрәм итеп, аларга барып йөрисе дә юк, хәзерге врачлар нәрсә беләләр соң, дидем, барыбер авырган җиреңне тапмаслар.
– Шулай, авырсаң – картлыкныкы, авырмасаң – шатлыкныкы. Яныңда чөкердәшеп чәй эчкән бабаң булмаса, рицип тә язып тормыйлар, әбкәй, йөрәгең бик нык әле, кияүгә чык, сызлаган җирләрең фәрештә канаты белән сыпырып алгандай булыр, диләр.
– Әйе-әйе, алар сүзне таба инде. Безнең шай аптырап тормый.
Ямьбикә нәрсәдер сөйләргә керешкән кебек иде дә, алай булып чыкмады. Югыйсә Шәяхмәте, сиңа күршенең сүзе бар, дигәч кенә кереп чыгарга уйлаган иде Фәсхинур. Әле яңарак кына җир җимертеп эшләп йөргән карчыкның болай кинәт урынга калуына күңеле ышанмады, вакытлы чирдер, үтәр, дип уйлады. Яше дә бар барын, әмма тәкәнекеләр озак яши, буыны нык нәсел.
– Менә минем дә хәл шундыйрак инде. Авырган җир дә юк, яшәрлек теләк тә калмаган, – дип дәвам итте сүзен абыстай. Аннан кискен генә әйтеп куйды: – Китәм мин.
– Сүзеңне телеңнән җил алсын! Дин-намаз карчыгына килешмәгәнне сөйләп утырасың. Кемнең кайчан китәсен бер Алла гына белә!
– Китәм дип… Мин бит иртәгә Тимертауга китәм!
Фәсхинур ни дип әйтергә дә белмәде. Сиксәннең теге ягына үткәнче күрше авылдан башканы күрмәгән карчыкның болай батыраюы аны аптырашта калдырды, әмма гаҗәпләнгәнен тышка чыгармады:
– Кем белән?
– Кем белән булсын? Кодагый белән инде. Әйберләр авыр. Күтәрешүчесез булмас.
Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә, диләрме?.. Фәсхинур черәшеп беткән ике кортканың, төенчек-чемодан күтәреп, олы юлга чыгып басканнарын күз алдына китерде дә хәсрәтле көрсенеп куйды. Ямьбикә карчыкка килен йортында кыенлыгын белә иде ул. Алты баланы аякка бастырып биргәннән соң артык кашыкка әверелгән карчыкны бөтен авылдашлары кызгана. Кайсының – кендек әбисе, кайсын имләгән, кайсының кул буыннарын урынына утырткан Ямьбикә абыстайга хөрмәт авылда һәрвакыт зурдан булды. Авыр елларда да алар өстәленнән ризык өзелмәде, оныклары да ятимлек михнәтен акча ягыннан күрмәде. Инде менә кулыннан эш төшкән карчыкка рәт китте. Дөрес, ул теләсә ятып йоклады, теләсә утырып ашады, әмма ләкин йортта аның сүзе йөрмәде, аның сөйләгәненә колак салучы булмады, һәр әйткәне көлкегә алынды, һәр кылганыннан гаеп табылды.
Ямьбикә акылсыз карчык түгел, үзенең эшкә-киңәшкә ярамаганлыгын болай да аңлый, аңа нибары якты чырай, татлы сүз кирәк иде. Гомер буе бер табында утырып ашаган карчыкка аерым чәйләү бик авырга килде. Аның тамаксаулыгы, яшенә күрә хәрәкәтчәнлеге дә беркемгә ошамады. Ул көннәрен йорт аркылы гына яшәгән кодагыена кереп утырырга, җае чыкканда, килененнән зарланып, җанын җиңеләйтергә гадәтләнде.
Маһруйбану карчык кызының кыланышларына мәңге разый булмады, оныкларын үзенеке кебек үстергән, йорт салган, караган кодагыеның кирәксезгә чыгуы аңа бер дә ошамады, әмма бер рәтләнмәсә бер рәтләнер дип көтә бирде. Каенана-килен арасындагы хәлләр кеше теленә ныклап кергән, эш ояттан узган иде инде, шуңа күрә үзе салган йортында рәт күрмәгән ахириен Тимертауда яшәгән кызына озата барырга карар кылды.
Әйберләрең авыр булса, үземә дәшәрсең, дигәненә Ямьбикә әллә ни сөенгән кебек күренмәде күренүен:
– Замананы авыр, диләр, кем күтәреп караган, – дип, тирән мәгънәләр аңлатырга теләгәндәй, моңсу көйләп кенә җавап бирде.
«Әле ярый кердең, үтенеч-нәзерләремне әйтсәм сиңа гына әйтергә уйлаган идем, бик вакытлы булды, өйдә ялгызым, кайсы кая таралган чак», – диюеннән Фәсхинур Ямьбикәнең шаяртмаганлыгын аңлады. «Бездә генә тор, авылда туганнарың күп, бала-чагадан ялыксаң, аларга барырсың, кодагыең янына йөрештергәләрсең, син бит оныкларыбызның да кендек әбисе, артык кашык булмассың», – дип карады, карчык аны ишетергә дә теләмәде. Күршесенең теләктәшлек сүзләре туп-туры йөрәгенә килеп кадалды, чөнки чиратка салынырга тәкъдим кебек тоелды. Гомерен көтүчелектә уздырган мәрхүм әтисе, авылның кибетле башында – байлар рәтендә көн иткән Шәйхетдиннән, улына сорап, димчеләр килгәч, киреләнебрәк торган кызына карап кырт кына кисте:
– Атаңны картлык көнен чиратта уздырсын дисеңме? Ашлы-ипиле йорттан яучылап килгәнгә рәхмәтеңне әйт! Ичмасам, туйганчы бер йокларсың!
Алар шул көнне үк кышка сорап кергән ферма йортыннан Закирҗанның таза хуҗалыгына күченделәр. Атлы-сыерлы, ризыклы-эшле каената йортында Ямьбикәгә туйганчы йоклау насыйп булмады булуын, әмма ләкин җәйге таңда кояш белән торып, чыбыркы өстерәп тә чыгып китмәде. Җәен мал-туар арасында, бакчада, кышын итек түшәп уздырса да зарланмады, тамагы тук, өсте бөтен, атасы караулы, урын-җирле иде.
Ямьбикә кияүгә чыгу мәсьәләсен атасы хәл итүгә үпкә тотмады, киресенчә, менә бит, әле тыңламаган булсам, бүгенге көнебезнең ничек буласын кем белгән дип, эченнән рәхмәтләрен укыды. Үзләренә аерым йорт салып та кергәч, күңеленә тынычлык иңде. Гашыйгулласы сугыш кырында ятып калмаса, күз карасыдай үстергән төпчеге дә дөньядан вакытсыз китмәсә, көннәре үз агымына агасы да агасы иде кана. Җитмәсә, аның алдыннан гына абыйсы Зиннәтулла да гүр иясе булды.
И бахыр, кыш кына чык та үз яныма алдырам мин сине, әнкәй, дигән иде югыйсә, басу юлында соңгы тапкыр туктап хушлашканда, синнән башка чит илләрдә каңгырып ятам бит, пенсиягә чыккач, бергәләп кайтырбыз әле, Алла кушса… Авылда тормышлар җиңел түгел. Теләсә, Сәхап та күчеп килер. Заводта акча мул, эшләгән кешегә фатирын да бирәләр… Шундый сүзләр белән өметләндерде дә суга төшкәндәй юк булды.
Тимертауга китү уе карчык башында бер туган иде инде. Улы Сәхап, хатыны белән ызгышкан бер төндә, чыгып, бакча киртәсенә асылынды. Авылга килүче олы юл почмагында чүмәшеп утыра иде ул. Таңда болынга каз куучылар да, бозау арканлаучылар да аның үлгәнлеген башларына да китермәде, ерактан сәлам биреп узды. Күршесе Фәсхинур гына, Сәхапның сәлам алмавына үртәлеп, янына килгәч, эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенеп, чәриләп кычкырып җибәрде.
Тавышка ак келәттә йоклап яткан Нурбахар йөгереп чыкты. Чыкты, әмма ачуы яман иде, эшнең нәрсәдә икәнлеген дә аңышып тормады, ерактагы Фәсхинургамы, иренәме карап, кул гына селтәде. Аннан, миңа димәгәе, дөмексен, диде дә кире кереп урынына ятты. Фәсхинур исә туп-туры фельдшер Әнисәгә йөгерде. Дөрес, аннан Нурбахарның да башына китереп сукты. Бер-бер артлы дөньяга килгән алты бала анасы иде ул. Чыннан да, бер-бер хәл булган булса? Ничек кенә кеше итәр ул аларны? Йорт хуҗасы булып саналган каенанасын да әнкәсе янына чыгарып җибәрсә?! Ничекләр генә яшәрләр дә, ничекләр генә көн дә авыз ачып ашарга сораган балаларының тамакларына җиткерер?!
Нурбахар йөгереп бакча башына төшкәндә, Сәхапны күрше-күлән чорнап алган иде инде. Муенын буган каешыннан ычкындырганнар, киртә кырындагы йомшак үлән өстенә салганнар, фельдшер кызны көтәләр. Нурбахарның күз аллары караңгыланып китте, инде чырыйлап Сәхапның өстенә капланды:
– Кемнәргә калдырып киттең син безне?!
Ямьбикә карчык үзен бик сабыр тотты. Мондый чакта илереп елаудан, кирәкмәскә чәбәләнүдән мәгънә юк. Мәетне вакытында җирләргә кирәк, табибтан язуын аласы, юучысын, су ташучысын, дога укучысын табасы…
Ямь мәет нәселне үз артыннан тарта, диләр иде, хак икән. Ямьбикә карчык әле кышта гына Тимертауда яшәгән икенче улының үлгән хәбәрен алды. Артыннан ук мал-терлекләренә дә күп зыян килде. Намазга баскан саен, Ходайдан, калганыннан аерма, дип сорый иде, язмаган икән…
Заводта кайнап торган чан суына батып үлгән Зиннәтулланы исенә төшергән саен, үлемеңне шулай ерактан эзләмәсәң, монда тапмас идеңмени соң, инде мәетеңне дә күрә алмадым бит, дип өзгәләнде, аның рухына дога кылыйм дисә, намаз арты намазы бозылды, яшенә буылды, теле әйләнмәс булды. Бераз җиңеләерме, хәсрәте кимерме генә дигәндә…
Алай да Ямьбикә карчык хәвеф-хәтәрне алдан сизгән кебегрәк булды. Йортны гауга алса, юньлегә түгел, дип юрыйлар юравын, болай ук булыр дип уйламады гына. Гашыйгулласы вафатыннан бөтен җаны суырылгандай тоелса, инде язмыш аның әле бер, әле икенче яңагына китереп сукты. Шундый итеп сукты, яңадан айныйсына, хәтта елый аласына да ышанмады. Баласын югалткан ананың йөрәген баскан авырлыкны аның үзе кадәр тагын кем аңлар?!
Гомерләр узгач, хәсрәт басыла, диләр, булмас, баланыкы үлем түшәгендә дә онытылмас, тирәнгәрәк, кешегә сиздермәслек урыннарга гына күчәр. Ямьбикә карчыкның әнә шулай булды. Азрак сөйләште, эшкә ныграк бирелде, үлем-җитемле көннәрне кычкырып искә алмаска тырышты, эченнән сыкрап, Алладан алга таба инде оныкларына хәерле көннәр сорап яшәвен дәвам итте.
Сәхап үлгәч, үз йорты була торып, Тимертау тирәсендәрәк бер совхозда яшәгән кызы янына китәм дип җыенган каенанасы кулындагы чемоданга килеп ябышкан Нурбахар баштарак гел зарда, гел хәсрәттә тоелса да, нужа баскач сабырланды, йорт эшләренә ныклабрак тартылды, элеккечә көтү чыкканда иркәләнеп йоклап ятмады, кич җиткәндә, анасы янына биләмгә ашыкмады. Йортта тынычлык арткач, йөзенә нур иңде, гәүдәсенә ит кунды.
Алай да хуҗалык алып бару каенана өстендә иде әле. Ул моңа зарланмады, кулында көч барда, балалар, әби, дип торганда, нигә әле ярдәм итмәскә?! Килен дә хәзер гел уңайдан тора, хәер, ул аннан башка ике кулсыз икәнлеген аңлый, кеше арасында сүзе йөрмәсен чамалый иде.
Авыл җирендә шулай бит ул: тол калдыңмы, сине адәм затына санаучы да юк, мәҗлестә урының – ишек катында, бакча сукалаучыга барсаң, фамилияң – исемлекнең соңгы рәтендә, клубка керсәң, ир эзлисең, кермәсәң, яшертен генә йөрисең. Ә болай, каенана янәшәсендә, гайбәтнең дөрескә якыны да ябышмый. Авылда чирләмәгән кеше юк, район больницасына бару кыен, су аша чыгасы, машинасы да гел йөреп тормый. Кулы дәва булган каенананың дәрәҗәсе киленгә дә йокмый калмый. Ямьбикә карчык утырган түр башына аның аш-су бүлмәсе аркылы узарга, үзенә күрә рөхсәтен алырга кирәк.
Инде менә Ямьбикәдәй изге карчыкның да йортта кирәге калмады. Ул ничек тә Казахстан якларына китеп, төпчек кызына сыенырга уйлады. Кияве начар түгел, елын-елга чакырып хатлар яза, үлгәнче улының кабере янында догасын да укып каласы килә иде, алдан хәбәр итеп борчымаска булды.
Фәсхинур Ямьбикәне хупларлык йә гамәлләрен кире кагарлык сүзләр тапмады. Мондый чакта юаткычлары артык кебек иде. Күршесенең ныклап уйлаганлыгын аңлаганга, район үзәгенә кадәр малай озатып куяр, поездга утыртып җибәрер, дип, ярдәм кулы сузарга булды.
Маһруйбану карчыкның да хәлләре шәптән түгел иде. Соңгы елда саулыгы бик тә какшады. Кызының каенанасына начарлыгы өчен авыл халкы кырын күз белән карый күк төсле тоелганга, яшәвенең тәме китте, электән дә чирле йөрәге юк кына нәрсәдән тибүдән туктарга тора кебек тоелды аңа. Кодагыен Тимертауда яхшы каршы алсалар, үзенең дә бергә яшәп каласына өмете зурдан иде дә, чынга ашарга язмаган икән. Сөт машинасы кабинасына карчыкны тегеләй дә, болай да төрткәләп карадылар, гәүдәсе какча булгач, бик җиңел йөри кебек тоелган гына икән, артроз ашаган аякларын берничек күтәртмәгә куя алмаганлыгын күргәч, кул гына селтәделәр. Әле бит поездларга утырасы, тәбәнәк платформаларга ярдәмчесез төшәсе, автобус йөрмәгән дала юлы буйлап мотоцикл арбасында кайтасы…
Алай да Маһруйбану, Ямьбикә дустын алып киткән машина артыннан кайчан да бер куып җитәренә ышангандай, ерак басу юлы буйлап үзенчә ашыга-ашыга барды. Хәлдән таеп туктаганда, машина сурәте әллә кайчан югалган офыкка кояш батып килә иде инде. Менә бервакыт тузан туздырып китеп барган сөт машинасының тагын шул юлдан кайтканы күренде. Маһруй карчыкны ерактан ук шәйләп алган Самат аның янына килеп туктады, инде бу юлы кулларына күтәреп, кабинага алды һәм өенә алып кайтты.
Маһруйбануның атларлык хәле дә калмаган иде, Самат баскыч өстенә эш кәчтүмен җәйде дә өенә керәсе килмәгән карчыкны шуның өстенә утыртып китте. Капка төбенә җитәрәк, кара аны, озак торма, кичләр салкын хәзер, өзлегерсең, дип, бармак янагандай итенде.
Маһруйбану кодагыен читкә тибәргән йортка үз аягы белән бервакытта да аяк басмасын белә иде. Ямьбикәгә хәерле юллар теләп, догасын кылды, үзенә ясин чыкты да, зур хәсрәтләрне тыгызлап сыйдырган йөрәген тотып, тын гына үткән гомере белән хушлашты…
Самат районга барган җирдән Гөлфинә апасына телеграмма суккан булып чыкты. Карчыкны поезддан каршы алганнар, каты арбалы мотоциклда да илтмәгәннәр, машина яллап, үзләре яшәгән совхозга алып кайтканнар. Казах кияү әбисен бик ярата, өрмәгән җиргә дә утыртмый, имеш. Бераз вакытлар үткәч, Саматларга әнә шундый хат килеп төште. Инде, болай булгач, күршесе кая барганын белеп киткән икән, дип, Фәсхинур да тынычланды.
Тынычланмаска, авылын, туган йортын, үзе үстергән оныкларын сагынган Җанбикәнең, төшләнә торгач, тәмам саташып ук беткәнен, һәм чемоданнарын күтәреп кайтырга чыккан юлында хәле китеп вафат булуыннан бихәбәр иде шул. «Җанбикә абыстайга, Нуретдин кияүгә, хатыны Гөлфинәгә, балаларына бездән чуктин-чук, күптин-күп сәлам, – дип яздыра башлады ул төпчеге Миңнурдан үзенең җавап хатын. – Халыктагы, читкә киткән чиләнгән, дигән сүзнең дөреслеккә туры килмәвен белеп, чиксез сөенештек. Әле дә ярый миһербансыз киленеңнән китеп котылгансың. Кодагыең Маһруйбану да гүр иясе булды, улың Сәхап янында сиңа дип калдырылган урынга җирләделәр. Инде Ходай барчабызга озын гомер биреп, исәнлектә күрешергә язсын…»
2009