Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 88

I
Җайдагатлар

Оглавление

(«Кичү» циклына)

Идел-йортның инешләрен ерып,

үзән аша

яшел тауга менә җәйдагатлар…

Кылычларын суырып кынысыннан,

тын беткәнче үбә яшь җайдаклар:

«Туфрак булыйм! –

Кочмас илне җиде ятлар!..

А, рух!..»


Тоякларда кайный яшел үлән!

Алда – сулар, алда – кызыл ярлар…

Янып калды җилдә яшь учаклар, –

очкыннары туза – кызыл карлар!


Алып китә алар заман җырын,

үткән шатлыкларны, сагышларны…

Очып бара илдә җайдагатлар,

офыкларда – кешнәү тавышлары!..


Яшел ялкын ургый тояклардан,

аякларда зеңли өзәңгеләр!..


Мәңгелекнең бөек суын кичеп,

Яшел таудан ак болытка таба

җайдагатлар менә –

узган еллар!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх