Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 87

I
Гомер учагы

Оглавление

Гомернең бөек учагы

шартлап яна, яна, кызып!

Шау күмерләр ахаклана, –

Яшәү рәхәт, кызык!..


Җылынырга була әле,

ялкынына кулны сузып:

калгып кына, Көн каршында

яна төтенсез ут!


Тамчыланып утка төшә –

яна йөрәк, шәмен сызып…

Учак яна! Кичелә бара

күренмәгән сызык:


тып-тын гына баш очыңнан

Кояш бара узып!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх