Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 77

I
«Синең озын җәең күгендә…»

Оглавление

Синең озын җәең күгендә

оча әле өмет карлыгачлары,

зәңгәр күккә учарланып менә

уйчан хыял агачлары!..


Көнеңә яфраклар шавы, сабыйлар авазы,

күбәләкләр лепелдәве тулган!

Көнең мөлдерәмә!


Бала кошлар утыра җирдә,

мамык кына канатларда…


Йөзьяшәр тирәкләр шаулый,

йолдызлар ява шыбырдап яфракларга –

мөмкин түгел

синең җәйне кабатларга!

Синең шәүләң – Мирәт суларында,

синең шәүләң – туган якта;

якты рухың – күк чатында!


Синең җәйдә – күрелмәгән куанычлар,

ә кайгылар әле – тау артында.

Бәхетләрең әле тик төсмердә,

яралгыда инде мең тәүбәләр…

Көнең мөлдерәмә!


Синең озын җәеңдә

кыска әле күләгәләр.


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх