Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 68

I
«Кырларымда…»

Оглавление

Кырларымда, әни, иминлекме,

агарамы борчак басулары?..

Тәрбелидә йөргән торналарым

кайтты микән быел? Барсы дамы?


Керләреңне, әни, җил аламы,

тәрәзәңдә миләш чайкаламы?

Каз үләнле чишмә сукмагына

чиләгеңнән сагыш чайпаламы?


Камылларга тулган зәңгәр таңмы,

кызардымы яфрак өрәңгедә?

Сибәлиме спас яңгырлары

Бәрәңгегә?!


Капкаң бик еш ачылып ябыламы,

кояшлымы һаман ишегалды?..

Эңгер төшкәч, карт-корылар гаме

биләп ала микән күрше тауны?..


Мин, тау чаклы сорау өеп, тагы

онытканмын, әни:

үзең саумы?!

Иминлекме, әни, йөрәгеңдә?!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх