Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 70

I
«Сез дә картаясыз, таллар…»

Оглавление

Сез дә картаясыз, таллар,

үзгәрәсез көз алдында.

Күз алдында

әнкәм утырып байый

(төшә кояш!),

Сеңлем ап-ак яка кайый

көзге алдында.

Кояш төшә үлән арасына,

сулар менә ярга.

Җилләр китә күчеп тау артына,

Кошлар төшә ялга…

Сез дә картаясыз, таллар,

үзгәрәсез күз алдында…

Замананың купшы кызы –

көзге алдында!..

Хатын-кызның баешыннан да моңсу

бер җыр юктыр бу дөньяда!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх