Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 65

I
«Тирә-ягым ап-ак юрган…»

Оглавление

Тирә-ягым ап-ак юрган – бу кай төш?

Моңа чаклы күргәннәрем булган төш…


Торып чыксам, и, ни күрим, тышта – кыш!

Борчылмагыз, барыбызга җитә эш!..


…Яна учак – утын чиме – чыш та пыш.

Узган гомер, үкендерми искә төш!..


Менә көрәк – бусагаңа килгән эш,

бер чараң юк, кирәк бүген тизләнеш!


Кыш-оккупант, булыр сиңа бездән эш;

ашыккансың, әмма көтмә тезләнеш!


Әнә бүкән, менә балта: эшкә – эш!..

Дәшми генә допрос ясый миңа Кыш…


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх