Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 64
I
«Көзге кара төндә мин, мосафир…»
ОглавлениеКөзге кара төндә мин, мосафир,
үзем белән калгач бергә-бер,
төн эченнән тавыш бирде бер кош:
«Сәлам!» – диде гүя кемгәдер…
Шомлы җилдә шаулап куйды әрем,
җылымса җил урман куеныннан
абагалар исен алып килде
мезозойлар чоры ягыннан…
Төн түренә очып барышы иде, –
юл сорадым иптәш коңгыздан.
Карадым мин шунда нәкъ түбәмдә
чаткыланып янган йолдызга.
Таныйсыңмы әллә, Сириус, мине?
Мәңгелекнең якты мизгеле
тып-тын гына балкый, ә күңелгә
кычкырып ла янган шикелле ул,
ерактагы Максат шикелле!..
Галәм коесында талир тәңкә
өмет бирде сүнгән күңелгә:
йөргән чакта шушы яссылыкта,
юк,
ялгыз түгел,
ялгыз түгел кеше бу Җирдә!