Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 61

I
Кичке тауларга карап

Оглавление

Бу җирнең узган һәм

булачак әрвахлары кебек,

Сөеп-көеп туялмам, ахры,

     бу җирдә мин дә…

Гаҗәпләндерә алмам көлеп-елап,

сөеп,

аерылышып-кавышып –

беркемне дә…

Шаулап,

йолдыз коя алмас тавышым!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх