Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 48

I
«Әйтерсең мәңге бу җирдә…»

Оглавление

Әйтерсең мәңге бу җирдә

тын зәңгәр көннәр генә.

Җил дөнья үзәннәрендә

шаяра гөлләр белән.


Кошларның кичке көтүе,

кыйгачлап шәфәкъ ягын

әйләнә дә эңгерлеккә

югала кереп тагын…


Күтәрелә төн эченнән

Мәңгелек тавышлары:

кемнәрнең бәхеттән елап

йә көлеп кавышканы!


Үткән сагыштан «тып» итеп

яшь тама мендәренә…

Әйтерсең язгы бу җирдә

бәхетле өннәр генә.


Йолдызлар күз кыса ерак

галәмгә илткән юлдан,

хыял утларының гигант

идарә пульты сыман!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх