Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 45

I
Явалмыйча йөргән яңгыр

Оглавление

Яшел арышлар да, юл читендә

Тузан сарган зәңгәр чәчәкләр, –

Барысы да бердәй хокук белән

Һавалардан көтте бер хәбәр.


Күк күкрәде! «Явам» дигән чакта

Борылды да китте авышып.

Шул болытлар узган якка сыгылып,

Дулкынланып калды арышым…


Туган илем!

Синең хисләр диеп,

Күпме генә керфек талдырмыйм, –

Күкрәп килеп, иркен кырларыңа

Явалмыйча йөргән яңгыр мин!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх