Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 57

I
Чалгычылар

Оглавление

Ак болытлар – һава покослары!


Чалгычылар,

җиң сызганып, көн күзендә

чабыгыз, әй!

Сезнең әле җиләк кебек чагыгыз!


Чабыгыз, әй, колач белән илне иңләп,

тауга тиеп кыршалмасын чалгыгыз,

Чабыгыз,

күк охшасын богылларга – болыннарга

болыт буй-буй юллар салыгыз!


Чабыгыз,

чишеп изү сәдәпләрен –

онытмагыз бабайлар гадәтләрен.


Чабыгыз! –

Киек Каз Юллары ятсын яшел болын күкрәгенә,

таң калсыннар туган як гүзәлләре!

Чабыгыз!

Егылып калсын шайтан таяклары,

искелекнең билчәннәре,

Киң суласын Хакыйкать үзәннәре, –

чабыгыз!

Чыгарыгыз покосларны офыклардан

офыкларга, –

дан булсын оныкларга, –

яныгыз!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх