Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 54

I
Камыллар

Оглавление

(Вариацияләр)

1

Камыллар эчендә рәхәт, тын.

«Сау бул!» диеп баеп барган кояшка,

шәһәр өсләреннән кыйгачлап,

кичке кошлар кайта югартын.

Күк төтеннәр алсулана еракта,

камылларга төшә кичке моң.


2

Җәен генә тук бодайлар булып

     чыңлый идек без кырларда,

ай-урагын алып килде дә көз –

әверелдек камылларга…

Сыгылсак та ил кырында,

     бил бирмәдек давылларга.

Без өлгердек бары! Башны салдык

ил өстәле – табыннарга.

Икмәк анасы идек җирдә,

     басып калдык тамырларда.

Без курайлар инде сары җилгә,

яңгыр-явымнарга…


3

Күк төтеннәр ягыннан киләм,

шырт камыллар гына бар тирәм.

Тау артында калды туган өй…

Күк төтеннәр яныннан киләм.


Күңелемдә – яңа туган көй!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх