Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 47

I
Бакчачы карт

Оглавление

Сибгат Хәкимгә

Куана, таңнан керә дә

кулы белән туфракка;

учларында җир җылысын

илтер иде еракка…


Күчерә, назлый куакны, –

бәхетне төпләп ала;

шатлыкны сыйпап үстерә,

үрчетеп, күпләп ала!


Талпына җилдә гөлләре, –

яфрагы-канатлары…

Үсә җилләрдә сөелеп

куаныч сабаклары.


Кинәнә, һәрбер шытымны

таң белән яклап калып.

Дөньяга борнап ачыла

өмете яфраклары!


Таң туса ябыша җиргә,

хезмәттә уйнап каны.

Кояшка үрли рухының

ямь-яшел кыяклары!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх