Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 59

I
«Саумысыз, гөнаһсыз еллар…»

Оглавление

Саумысыз, гөнаһсыз еллар,

бәхетем офыклары!

Бәгырем төбендә шыткан

өметем орлыклары!


Саумысыз, нарасый еллар,

күк тулы тургайларым!

Беренче моңым саркыган

чишмәле тугайларым!


Баш түбәмне күпмегәдер

тургайга күтәргән тау!

Бала чагым инешендә

кояшлы зәңгәр атау!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх