Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 56
I
Зарыктырган яңгыр
ОглавлениеI
Исте дә җил, тибрәнде кыр –
туган якның ашлыклары;
какты йөрәккә дулкынлап
арышы, ясмыклары…
Чыкты кыйбладан кабарып
күк болыт ястыклары, –
чәчелде-китте җиргә,
и көмеш тәсбихләре!
Яшьнәп-көлеп йөри күктә
җиһанның чал яшьлекләре!..
Ә без, каләм, шул авазга
тәрәзә ачтык бары!
II
Тышта – күкләр зилзиләсе,
яфраклар пыран-заран!
Баш куйган салкын өлгегә
йодрыктай кызыл яран…
Ява! – күкләрнең рәхмәте,
сүзләре – кәлимәсе…
Шушыдыр Күкләрнең Җиргә
илаһи Поэмасы!