Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 53

I
«Без җирдә яшибез, Җир уе – безнең уй…»

Оглавление

Без җирдә яшибез, Җир уе – безнең уй.

(Кемнең юк уйларда галәмгә очканы?)

Хыяллар шаулаган төбәктә – йөрәктә –

һәркемнең үзенең Йолдызстаны…


Алмагач чәчәге явамы, ак кармы,

керәбез язгамы, кышкамы –

туган җир язлары күкрәгән туфракта –

һәркемнең үзенең Йолдызстаны.


Галәмнән әйләнеп кайттык без,

         кактык без

ак каен төбендә йолдыз тузанын…

Күкләрдән эзләмим, туган җир утлары,

сез минем иң якты Йолдызстаным.


Җиде кат күкләргә менсәң дә ишетелә

туган халкымның җыры, дастаны…

Канатлы кешеләр яшәгән ватанда

Идел-йортым минем – Йолдызстаным!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх