Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 46
I
Тургай җыры
ОглавлениеТагын да яз.
Кояш җир йөзенә
алтын керфекләрен сирпеде.
Җирне ялый кояш,
җир парлана
яңа туган бозау шикелле!..
Тагын да яз.
Тургай, үрли-үрли,
биеклеккә менә тырпылдап.
И кистерә!..
А, Паганини –
өздерә бит бары бер кылда!..
Иң югары авазларны ала:
турр-туррр,
колоратур
сопрано!
Иң югары авазларны ала:
ноталары
кояш нурларына язылган…
Минем кебек ул да илһамланган
туып үскән җирнең языннан.
Биеклеккә димли игеннәрне,
бодайлар, дип, биек үрләсен,
Танкларны үлән басып китсен,
сугышларны тынлык җирләсен!
Җирне күтәрәсең, тургай,
үзең
сайрый торган нокта нибары!..
Җырла, әйдә! Язып алсын сине
гигант магнитофон – Җир шары!
Һәм тыңласын еллар,
сине язсын
сугыш авазлары өстенә.
Тургай кебек,
кояш нотасына
Җир җырласын
яңа көч белән!