Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 50

I
Яңа Иделдә сөйләшү

Оглавление

Иделләр зурайды язмышлар шикелле.

Кая ул сай йөзгән заманнар?

Маркизлар2 һәм иске чоңгыллар өстендә

дулкыннар кагалар кәрваннар.


Киңлекләр киңәйде. Хыялга – иркенлек!

Кораблар юл тота Кояшка…

Баш ватма, ветеран, бу – чынлык, билләһи,

Һәм Идел биегрәк бер башка.


Килешү кыенрак, мин аңлыйм, тормышны

үтмәдең бары тик китаптан.

Картлыкка сылтама – заманнар яшәрә,

Иделләр яшәрә, капитан!..


Бераз ямансу бу ярда. Йөрәккә

кагыла гудоклар дулкыны.

Аңлыйм: якорьны бик кыен кичерә

сезнең Одиссей токымы…


Шагыйрь һәм капитан – икесе бер язмыш.

Без менә йөзәбез шигырьдә.

Иделләр киңәйгән заманда шагыйрьгә

ансат дип уйлама син бер дә.


Күңелләр өр-яңа дөньяны ачарга

давыллы киңлектә эзләнә.

Тормыш дулкыны ярларга ташласа,

иң кыен җәза шул безгә дә.


Сай йөзү безгә дә ярамый, бик хәтәр!

Бу яктан бер безнең фарватер.

Ничек икәнен хәлеңнең маяклар,

ярдагы карашлар аңлатыр…


Сиңа ямансу бу ярда. Йөрәккә

кагыла гудоклар дулкыны.

Аңлыйм: иртәрәк затонга керергә,

капитан, Одиссей токымы!


2

Маркиз – су астында калган иске Идел утравы.

Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх