Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 58

I
Игенчеләргә мәдхия

Оглавление

Саумысыз, игенчеләр, күксел Мирәт буйларында,

тонык Ыкта, зәңгәр Зәйдә яз каршына

җиң сызганып буразнага баскан яшьләр!

Сезнең җырлар ишетелә шагыйрьләрнең һәркайсына!


Саумысыз, кыр шагыйрьләре! Тургай моңын

дога иткән ил картлары, эшчән ирләр!

Галәм шәме – изге Кояш асларында

сезнең ялкын белән күкри язгы җирләр!


Сәлам сезгә, Муллык җырын башлаучылар!

Төшсен орлык буразнага игелекле сәгатьләрдә!

Күтәрелә чәчкечләргә – пульт артына дирижёрлар,

илһам биреп иң бөек сәнгатьләргә!


Сәлам сезгә, якташларым, безнең Чулман сеңелләре!

Ал яулыклар язгы җилне сәламли!..

Минем тавышым туган кырлар уртасында

чайкалса да булдыралмый әллә ни!..


Безнең басу – ап-ак кәгазь, каләм – төрән,

хәреф – орлык, шигъри юллар – буразна…

Якташларым, җырым сезгә булышмаса, хет, ичмасам,

сезнең янда илһамланыйм беразга!


Аркылыга-буйга сөреп, без, шагыйрьләр, хис чәчәбез, –

хезмәттә без бераз кардәш-күршеләр.

Ә шулай да сезнең икмәк, сез үстергән җырга килә без генәме?!

Айдан төшкән кешеләр!..


«Кулларыгыз алтын!» димим, бу бик иске чагыштыру –

алай диеп язган күпме шагыйрьләр?!

Ә шулай да сезнең гади, яргаланган кара куллар

кешең түгел, туң туфракны кадерләр!


Туң туфракны эретерләр, иген шытар

шул җылыдан! Сезнең куллар хисеннән!

Галәмнәргә сузылалар күз камашыр якты нурлар

сез сыйпаган сутлы туфрак эченнән!


Сезнең куллар биләүләгән нарасыйдай орлыкларга

күккә багып үсәргә дә үсәргә!

Насыйп булсын, якташларым, имин еллар табынында

җир икмәген иңгә терәп кисәргә!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх