Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 62

I
Үтеп барган җәйгә

Оглавление

Син, яшел җәй, бер кайтырсың тагын,

сине таллар, гөлләр кабатлар.

Биек күкләреңдә очар өчен

булсын гына бездә канатлар!


Һәр яфрагың, төсең кабатланыр,

кышлар кичеп безгә кайтканда.

Олы өмет кала иртәгәгә,

кабатланмас Кояш батканда.


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх