Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 63

I
«Кайту уңаена кисеп алдым…»

Оглавление

Кайту уңаена кисеп алдым,

Игенстан, яшел таякны.

Лев Толстой өенә керәм гүя,

үләннәргә сөртәм аякны!

Игенчеләр иле! Догалы йорт,

зур Ватанда кече Ватаным!

Тургайларың һич тә җырлап туймый

кырларыңның чәчәк атканын!

Талларыңны сыгып шаулый моңнар,

яфраклардан тама яфракка,

бабайларның каккан казыклары

шаулап яфрак ярган туфракта.

Фани дөнья диеп ышансак та,

фани хисләр юк ул бу якта!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх