Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 71
I
Туган йортта сентябрь
ОглавлениеУзып китте август, көлтә төяп,
капчык төяп үтте ындырлардан.
Камылларны чиртеп исә җилләр,
алтын гөслә зеңли киң кырларда!
Кай җирләргә әле кул тимәгән,
сабагында тора иген басып…
Күңелемдә шулай оеп тора
урылмаган җырлар полосасы…
Ашыгырга иде: кайчан гына
юлда тузан иде – коры дары,
инде хәзер һәр сабактан коела
сентябрьнең салкын йолдызлары.
Түбәләргә сибелә учлап-учлап,
йә шыбырдый кабак яфрагына!..
Син уяндың. Бусагада – Заман.
Туган йорттан кабат чакыра юлга.
Бар да әзер, ана хәстәрләгән,
энә-җебен хәтта онытмаган.
Ул озайтыр иде сентябрен,
арчыр иде күген болытлардан,
синең хакка (үзен уйламый да),
якты булсын диеп синең юлың,
уган керен куеп озата чыга,
алъяпкычка сөртеп юеш кулын…
Усакларым дөрли аягүрә,
үч иткәндәй көзге явымнарга…
Ә мин карыйм, яшереп, әниемнең
чәчендәге көмеш чалымнарга:
Сентябре кергән! Түбәсендә
сызылып ята Киек Казлар Юлы…
Суык дулкын, сары яфрак түгел,
күзләрендә –
туар язлар моңы!..