Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 79

I
«Бәхеткә барыр юлларның…»

Оглавление

Бәхеткә барыр юлларның

тузаннары соры…

Тереклекнең суын эчеп

арта маңгай сыры…


Бәхеткә илткән кырларның

тәҗрибәсе куе!

Йөрәкләрдә – әрем тәме –

шул кырларның сые.


Бәхеткә илткән юлларым

китә күк астына.

Аннан ул чикләрне

үтсә үтәр кояш кына…


Офыкларны безнең күзләр

эчә гомер буе!..


Еллар кичкән саен арта бездә

үз-үзеңне тою.


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх