Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 74

I
«Яз башында…»

Оглавление

Яз башында күкрәп килгән яшен

яшеллеккә старт биргәндәй

атыла күктә. Җылы җәй каршына

дулкынланып йөгерә үләннәр.


Тик бер күкрәү! Җир кабара шуннан,

сандугачның теленә җыр кайта;

төнге таулар язның япь-яшь гөлен

итәгенә алып йоклата…


Хәтерләмим, кайсы яздадыр ул

тәүге яшен атылып янганы…

Ләкин истә: җылы күкрәү тулы

карашыңнан старт алганым…


Мәхәббәттән телсез калганым!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх