Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 80

I
Хисап көннәре

Оглавление

(Кырыктагылар җыры)

Хисап көненә

вакыт җиткәнен

тоярга вакыт!

Көннәрне түктек,

елларны чәчтек –

җыярга вакыт!


Кояш кыекта –

иркә чак үткән,

торырга вакыт.

Хисләрне иктек,

антларны чәчтек –

урырга вакыт!


Төпкә җигелеп,

сабанда күптән

сайрарга вакыт.

Сүзләрне әллә

җилгәме сиптек,

нинди моң үсә –

сайларга вакыт!


Ындырың такыр –

ыңгыраш ятып,

ыңгыраш – вакыт!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх