Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 76

I
«И йөзделәр…»

Оглавление

И йөзделәр, йөзде, йөзде алар,

киң агымны иңләп, – гашыйклар!

Йөзеп кереп китте алар

     борылышларга,

пар аккошлар

ритуал биюен биегәндәй

Йөздерде аларны

Мәхәббәт моңы.


Идел иркен колачларга!..


Бармаклары очыннан гына

артка чикте яшел утраулар…

Чалкан ятып йөзде алар,

күкне каплап йөзләренә.


Йөзде алар

ак болытлар катына.


Йөзеп китте алар

ап-ак пароходларга каршы,

Йөзеп китеп күмелделәр…


Тавышлары –

ерак юллар томанында.


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх