Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 75

I
«Син һәркемгә тансык…»

Оглавление

Син һәркемгә тансык, шатлык кебек,

Җилкәнгә – җил, тамчы – туфракка.

Ишетәмсең, сөйли җылы яңгыр

Синең хакта яшел яфракка?..


Күк күгәрчен менә синең юлга, –

Нурларыңның бардыр кирәге.

Ерак тавышыңнан сине эзләп,

Болытларга тия йөрәге!..


Йолдызларга сине күтәрәм мин,

Юллар ерам җилле буранда:

Иң беренче булып кулым бирәм,

Давыл күмсә дулкын-юрганга.


Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли,

Дулкынлатып яшел үзәнне;

Алтын кылдан күпер суза кояш

Күрер өчен синдәй гүзәлне!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх