Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 83

I
Кояшлы кырлар җиле

Оглавление

(Строфалар)

I

Кояшлы кырлар җилендә

җилфердәгән чак иде.

Тургайлар ике иңемдә –

минем туган як инде!


II

Бармак арасыннан төртеп

чыга яшел үлән.

Сулар идем бу киңлекне

тургайлары,

болытлары белән!


III

Як-ягымда яшел арыш

килә әйлән-бәйлән!

Туган йортка кайтып барыш, –

Җир, син тизрәк әйлән!


IV

Түшәмнән төшә үрмәкүч –

«юл җебе» сары бугай.

Инде тургай тәрәзәмдә

сөенче ала бугай!


V

Тупыллар чыга каршыма

яшел алкыш белән!

Көрсенә күңел барсына

якты сагыш белән!


VI

…Кулыннан төште орчыгы,

сарылды килеп!

Анам! Нәкъ утыз ел элек

озаткан кебек,

елап һәм көлеп…


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх