Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 84

I
Төп йорт

Оглавление

Төп йортым син, төп йортым,

адым белән үлчәнгән

яшел кәсле төп йортым –

түмгәкләр һәм билчәннәр

телен белгән төп йортым…

Төп йортым син, төп йортым,

тургайлы түбәләрем!

Тәрәзәңдә кемнең бу

ак җаны – күбәләге?

Төп йортым бу, төп йортым,

бабамнар сөйләшкән җир!

Чит җирдән бүреге белән

кайтырга киңәшкән җир…

Бәхетле кеше генә,

ятып үз түшәгенә,

багып үз түшәменә,

суың эчкән бер йотым…


Туган илем – Идел-йорт,

Татарстан – төп йортым!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх