Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 78

I
«Сине нинди җилләрдән сакларга…»

Оглавление

Сине нинди җилләрдән сакларга,

араларга давыллардан,

якларга нинди кайгылардан,

ут-күздән, кыен сүздән?


Бу ояда сиңа да

канат чыгар тиздән.


Сине ничек сакларга,

тидермичә ятлардан?

Китәсең кереп күк асларына, –

тере нокта!

Ничек сине сакларга

шушы олы дөньяда?


Син бөҗәк түгел,

керергә яфрак астына,

син балык түгел,

посарга

дулкын арасына,

син киек түгел,

күмелергә урманнарга.


Син – кояш астында!

Заманага туры!


Ничек кенә сакларга

Җырлы йөрәгеңне

Кыраулардан,

нәни кешем?!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх