Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 82

I
Аргы якка!

Оглавление

Уелып-уелып аккан елга аша

дер калтырап торган тар басма.

Җилфер-җилфер әби килде ярга,

Ялвару бар сүнгән карашта…

И, чабаклар сикерә, әйтерсең лә

шаулы җәйне күреп калырга!..

«Аргы якка чыгар әле, улым!»

Чыктым аны каршы алырга.

«Аргы якка чыгыйм, аргы якка,

калсын бу яр сагынып сөйләргә…»

Шаулый июль, сары мәтрүшкәләр,

җырлый үзән бөтен көйләргә!

«Аргы якка, улым, аргы якка,

бирге якта бүтән моңлансын…»

Тар басмадан икәү дер калтырап

кичтек гүя Әҗәл елгасын.

Чыгып җиттек менә, күңел булды!

Арык кулын куеп кашына,

карап торды озак аргы якка,

колак салып гомер агышына.

И, ул яклар гүзәл! Дәшә тагын,

туеп булмас анда мең яшәп!

Анда очынып сайрый сандугачлар,

ул шомыртлар тагын! Шау чәчәк!..

Яз мәхшәре кабат ул якларда.

Кирәк туя күреп калырга!

Яшьлеге дә теге ярда. Тагын

кемнәр килсен чыгып алырга?!

Язлар гына кабатлана икән,

уртаклаштым ана сагышын…

Минем дә бит, җилләр,

еллар аша

Аргы якка чыгып барышым!


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх