Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 69
I
Әни язы
ОглавлениеАк яулыгын арттан бәйләгән дә
тәрәзәдән карый ап-ак шомыртларга.
Әни,
Бу – синең Яз,
синең Язың!
Синең гомереңә
бу Яз күп түгел ул,
нур туфаны аткан
имин минутларда!..
Юлларда мин.
Гел биләмдә.
Аэродромнарда йөрдем,
космодромнарда,
йөрдем
Араларның чыгып аръягына.
Җирне күрдем давыллар,
циклоннар уртасында.
Айдан кайттым.
Ә син һаман
җирдә нәни бер йортта,
шул тәрәзә каршысында
сагынасың! –
Җирнең бер кузгалмас ноктасында.
(Ә морҗадан төтен чыга!)
Бүген өстәлемдә
бил тиңентен
тюльпан утыра көлеп суда…
Ә без, уллар,
кычкырабыз:
– Ана кадерле.
(Әнкәй, чыда!)
Кала өелеп синең хакта
тик матур сүзләр,
кәгазь өемнәре,
ә үзебез синнән еракта,
читтә һаман.
Йә ерак хыяллар сихерли, тарта…
Сине гомерлек көтүгә
дучар итә
бала!
Әнкәй!
Син яшәгән гомернең һәр мизгелендә
Җир йөзендә
игелек арта!