Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 81

I
«Саумысыз, картлар, нихәлдә?..»

Оглавление

– Саумысыз, картлар, нихәлдә?

Җиңел үтәме картлык?

Яхшымы бу яссылыкта

бераз бөгелеп йөрүләр,

заманына абруй белән

иелеп сәлам бирүләр?


.......................................

– Картлык – түгел шул шатлык!..

Яшәлде, шөкер, яшәлде.

Шәүлә булып йөрегәнче,

ахры, киткәнең артык…


Ачысы да, төчесе дә

тигән безнең йөрәккә.

Йөрелсә дә, дөньягызда

йөрелгәндер кирәккә…


Йолдыз тот шәрә кул белән,

кабалан, өскә үрел…

Алмаганмы кысыр хыял

гомернең өчтән берен?..


«Яшьлек!» диеп масаймагыз,

барыгыз кыйблагызга…

Көлгән идек без дә, валлаһ,

төш кебек дөньягызда!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх