Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 91

I
Якты юраулар

Оглавление

(Этнографик цикл)

Офыктан таң бөркелүгә,

кыштыр-кыштыр

уяна карт-корылар:

– Тышта нинди хәбәрләр бар,

Ничек тора һавалар?


– Җир читенә олактымы –

хәбәр бирми балалар?..


– Кул кибә, кычыта колак –

яңгырлар килә микән?

– Төшендә кигәне гел ак –

шатлыгы нидән икән?


– Түбәләргә тияр-тимәс

очты быел кыр казы.

– Имин булыр, боерган булса,

җирнең быелгы язы!..


– Кар гына күммәс бу язны –

дөньяга чыккан исе!

– Җирдә хәмәл. Аңкый инде

җилләрдән чыпта исе!..


– Бүген инде атна киче, –

аклы күлмәгеңне ки.

– Мендәр ишелә, чәй ташый –

кунак килер, билләһи!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх