Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 90

I
«Иктек иген, суктык чыпта…»

Оглавление

Иктек иген, суктык чыпта,

күрек бастык алачыкта,

суны җиктек дүрт ташка,

җилне җиктек – он тарта!..


Йорт-җир дә исәп-хисап:

киленгә – киле-кисап,

кияүгә – китмән-көрәк…

(Гомерләр итмәк кирәк!)


Кош-корт чырлый әрбәлектә,

туйра кистек тәртәлеккә,

дагаладык атларны –

каерып ачтык капканы.

Арба тулы бала-чага,

калганнары арттан чаба…

(Чаптырып китмәк кирәк!)


Гаиләдә халык арта;

ызанда – кабык арба,

арбада – йодрык бала

аваз сала дөньяга…

(Барысына икмәк кирәк!)


Эленеп тора чүпләм сөлге,

әбиләрдән калган өлге

туган йортның түрендә

кай яктан да күренә…


Ап-ак җитен читенә

җыр сурәте чигелә…

(Сөюеңне чикмәк кирәк!)

Ышнада – җитен, киндер, –

без киясе киемдер…


Кузгала тәрәш-каба, –

уңганны һәр эш таба…

Тау төбендә гәүһәр ташы –

кызларга йөзек кашы…

(Барысына җитмәк кирәк!)


Тешәдек таш, издек камыр,

«уф» димәдек, иттек сабыр…

Урдык, суктык, җилгәрдек;

бөтен миргә җитәрлек

казан асып җибәрдек,

учак ягып җибәрдек…

(Дөньялар көтмәк кирәк!)


Идел-йортта ут чәчмәдек,

дуслар белән дус яшәдек,

хәл-әхвәлне белештек,

бер тәгамне бүлештек.

Золымнардан үч алганда

усал булдык усалдан…

(Дошманны тетмәк кирәк!)


Нигез иске, йортыбыз яңа,

бусага саен бер дага –

бәхеткә зур хакыбыз!

Иминлеккә антыбыз…

Бары бергә, югы уртак,

шуннан гадел бүтән җир тап…

Туган йорттыр Иделдә,

Идел-елга – илемдә…

(Күңелгә киртмәк кирәк!)


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх