Читать книгу Гомер биштәре / Котомка жизни - Роберт Әхмәтҗанов - Страница 89

I
«– Еллар аязуга булсын…»

Оглавление

– Төштә бүген ак ат чапты.

– Ә мин төштә су күрдем.

1

– Еллар аязуга булсын,

ап-ак балык сикерде!


2

– Сугыш алдыннан төшендә

ниләр күргән икән ул?

– Офыккача су күргәндер – юл төшедер –

су ул – юл…

– Очкан кошлар күрде микән,

суга төшкән кошлармы?

Төшенә җил кердеме икән,

иеп агач башларын?


– Кошлар күрсәң – кавышуга, ди,

әллә юрый белмәдем, –

күк тулы кошлар күрсәм дә,

юравым юш килмәде,

юравым юш килмәде!..


Юраганың юш килмәгәч,

инде нигә юрарсың?

Кызыл елга, кызыл дәрья –

офыккача су да су!..


3

…43 – күмелде суга,

44 – күмелде суга…

дошман сугыш ачуга,

суга китте балалар,

суга китте еллар…

тирәнгә китте яралар,

төпкә китте алар!..


Бары бер кояш калды.

Бер кояш һәм ул –

Ана!

Түшәгендә уяна,

офтана да куана…

Чал кояшка карый-карый,

төшләр юрап

юана.

И ана…


4

Бүген бөтен ил буена

төшен сөйли әбиләр:

төштә тавык тибенсә,

тары уңа, диләр…


5

Бүген төштә учак яктым.

Яшьлегемә кайттым!..


Гомер биштәре / Котомка жизни

Подняться наверх