Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 154

Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Багышлаулар
«Кызыл таң»ның 95 еллыгы уңаеннан

Оглавление

«Кызыл таң»ның узган юлы

Нәкъ бер гасыр озынлык!

«Кызыл таң» милләт йөзенә

Китермәде кызыллык!..


Безнең белән «Кызыл таң» да

Гасырларга сузылды.

Халкыбызның күңелендә

Ул таң булып сызылды.


Аера белде «Кызыл таң»

Яхшы белән яманны.

Ничек бар, шулай яктыртты

Без яшәгән заманны.


«Кызыл таң»нан өйрәндек без…

Өйрәндек һәммәсенә:

Телгә, дингә, игелеккә

Һәм тормыш мәгънәсенә…


Өйрәнсәк тә егетлеккә,

Өйрәнмәдек этлеккә…

«Кызыл таң»ның бөтен көче –

Укучысы күплектә.


Укучылары без аның,

Без аның терәкләре!

Милләтебезне яшәтә

Аның хак теләкләре!


Без мохтаҗ изге теләккә,

Иң изге нияткә дә…

Ул халыкка хезмәт итә,

Һәм хакимияткә дә.

Хакимият тә безнеке –

Бар, хезмәт итми кара!

Хезмәт итү генә түгел,

Бар, хөрмәт итми кара!


Түрәләрне дә кайчакта

Өйрәткәләргә кирәк,

Сүз артыннан, үз артыңнан

Иярткәләргә кирәк!


Аларны хөрмәтләргә дә,

Төрткәләргә дә кирәк,

Кайчагында артларыннан

Эткәләргә дә кирәк…


«Кызыл таң»ның битләрендә –

Халкымның галилеге:

Сәйфи Кудаш олпатлыгы,

Гафури гадилеге,


Ремель Дашкин җитдилеге,

Атнабай мутлыклары…

Сиздерә, бик тә сиздерә

Аларның юклыклары.


«Кызыл таң»га мәхәббәт тә,

Хөрмәт тә арта гына.

«Кызыл таң» батмый, баемый,

Кызарып ата гына!


«Кызыл таң» ул моннан соң да

Яктырып атар әле!

Ни дисәң дә, без бит әле

Меңьяшәр татар әле!


Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви

Подняться наверх