Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 158
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Багышлаулар
Булмый Болгар Нугайсыз…
ОглавлениеСпас районы хакиме
Камил Нугаевның 60 яшенә
Камилгә шигырь язган бар,
Бар, хәтерләсә әгәр…
Ул яшь иде, шигырем дә
Шәп чыккан иде мәгәр!
«Болгар» дип, Камил Нугайның
Гомере үтә инде.
Болгарның үзе шикелле
Картаеп бетә инде.
Күңелгә уйлар да килә:
«Болгар нишләр Камилсез?»
Бу сорауга җавабым юк,
Таба алмыйм камил сүз…
Болгарның ул әллә даны,
Әллә җаны, белмәссең…
Болгарның әллә хуҗасы,
Әллә ханы, белмәссең…
Җитеп бетми статусым
«Болгар ханы» дияргә.
Тик барыбер туры килә
Камилгә баш ияргә!
Булалмый татар Болгарсыз,
Булмый Болгар Нугайсыз.
Нугайсыз Болгар ул, әйтик,
Ну, кояшсыз, ну, айсыз…
Тагын бик тә мактар идем,
Булмый диеп Нугайсыз,
Минтимер Шәрип улыннан,
Шәймиевтән уңайсыз!
Борынгы Бөек Болгар да,
Нугаев та борынгы…
Бүген аның хөрмәтенә
Күтәрсәң дә урынлы!
Бик урынлы, эчәр өчен
Бу гади сәбәп түгел!
Эчик әле Камил өчен,
Эчмәгән шәраб түгел!
9.12.2016