Читать книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миңнуллин, Роберт Миннуллин - Страница 156
Беренче бүлек. Яңа шигырьләр
Багышлаулар
Син – затлы зат!
ОглавлениеАртист һәм шагыйрь дустым
Хәлим Җәләйнең 75 яшенә
Син – затлы зат! Алтыннарга
Төрсәң дә, төрмәсәң дә…
Син – халыкныкы, тарихка
Керсәң дә, кермәсәң дә…
Син – шагыйрь, берлек әгъзасы –
Язсаң да, язмасаң да…
Синең даның чыккан инде –
Азсаң да, азмасаң да…
Син – лаек зат, орден-медаль
Таксаң да, такмасаң да…
Син – аек зат, шәраб-мазар
Капсаң да, капмасаң да…
Сәхнәдә сиңа килешә
Ни генә эшләсәң дә…
Син – бөек инде, сәхнәдән
Төшсәң дә, төшмәсәң дә…
Тик сәхнәдән төшмәссең шул
Кусаң да, кумасаң да…
Син чынлап та бөек артист! –
Щепкинчы булмасаң да…
Син үлемсез Хәлим Җәләй! –
Үлсәң дә, үлмәсәң дә…
Шушы шигыремне яздым,
Көлсәң дә, көлмәсәң дә.
27.04.2015